В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыештыруга шәһәрлеләр дә кушыла ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). 18 нче июньдә булачак Савиново паркы территориясендә Казансу елгасын чистарту буенча экологик акция узачак, ул Татарстан Республикасындагы Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан оештырылган.
Су төбен чистартуда Леонов исемендәге фәнни-тикшеренү отрядының дайверлары җәлеп ителәчәк. Территорияне волонтерлар һәм Татарстан Республикасындагы Рус географик җәмгыяте әгъзалары җыештырачак, аларга шәһәрлеләр дә кушыла ала.
Акция 11:00 сәгатьтә башлана һәм 2 сәгать дәвам итә. Перчаткалар һәм капчыкларны урында бирәчәкләр. Катнашучыларны җыю урыны – Гаврилов һәм Чуйков урамнары киселешендәге шлагбаум (ориентир – Гаврилов урамы, 23а), дип хәбәр итә Татарстан Республикасындагы Рус географик җәмгыяте матбугат хезмәте.