Өч атна дәвамында 32 кубометр ботак, төзелеш һәм көнкүреш калдыклары җыелды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Якынча 20 кеше Казан Богородицкий ирләр монастыреның иске күзәтү манарасын ботаклардан, көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарыннан чистартты. Акциядә казанлылар, шулай ук Ульяновск өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы халкы катнашты.
Үзиреклеләргә чүп өчен ике бункер биргән ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре һәм аны чыгаруны оештырган «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе ярдәм күрсәтте. Монастырьнең хуҗалык эшләре буенча начальнигы волонтерларга эш инвентаре бирде. Үзиреклеләр манараны чүп-чардан кул белән чистартты, чөнки техниканың аңа якын килү мөмкинлеге булмады. Өч атна дәвамында 32 кубометр чүп-чар җыелды.
Башняны алга таба җимерелмәсен өчен ябу планлаштырыла. Төзүчеләр җимерелгән дивар өлешләрен торгызачаклар, түбәне төзәтәчәкләр һәм керү юлларын ябачаклар, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.