В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты фестивальнең быелгы сезонында соңгысы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). Казанның «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивале волонтерлары Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан Богородский йортын буяуга керештеләр. Ул - бу сезонда хәрәкәт активистлары эшли торган өченче һәм соңгы объект.
Богородский йорты - төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Эшләр башланыр алдыннан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты реставраторлары һәм архитекторлары, тарихи материалларга мөрәҗәгать итеп, йортның төсмерләре палитрасын торгыздылар – аның фасадын көрән һәм кара-кызыл төсләргә буяячаклар.
Объектны буяу эшләренә әзерләделәр инде: тузаннан чистарттылар, агачны тирән үтеп керә торган грунтовка белән эшкәрттеләр, ватылган һәм черегән элементларны торгыздылар. Проектның партнерлары ярдәмендә барлык фатирларга да тарихи кыяфәткә туры килә торган яңа, агач тәрәзәләр куелачак. Аларда бик элементлары һәм оригиналь кремоннар урнаштырылачак.
Казан фестивале координаторы Дмитрий Полосин билгеләп үткәнчә, йортның бөтен тышкы өлеше полосалар рәвешендәге махсус киселгән рәсемгә ия. «Кайбер урыннарда бу такталар черегән, алар урынына без яңаларын урнаштырачакбыз. Безнең прораблар, үзенчәлекле кыяфәткә туры килсен өчен, һәр элементны кулдан кисәләр», - диде ул.
«Реставратор» ҖЧҖ «ТСНРУ» ҖЧҖ проекты буенча төзекләндерү һәм реставрацияләү эшләрен башкара, ә волонтерлар профессионалларга ярдәм итә, дип хәбәр итә Казан фестивален оештыручылар.
«Том Сойер Фест» кысаларында активистлар һәм волонтерлар зур кыйммәткә ия шәһәр төзелеше объектларын ремонтлыйлар. Быел Казан хәрәкәтендә катнашучылар мәдәни мирас объектларын торгызуда беренче тәҗрибә алдылар.
Исегезгә төшерәбез, 21-нче сентябрьдә Казанда фестивальне ябу тантанасы планлаштырыла. Бәйрәмдә казанлылар мастер-класслар үткәрә яки иҗади номерлар белән чыгыш ясый ала. Тәкъдимнәрне «Том Сойер Фест» рәсми берләшмәсендә калдырырга мөмкин.