В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Париж коммунасы урамындагы 18-нче һәм 18/20 номерлы йортлар арасында Казанда иң кыска һәм тар тыкрык барлыкка килде.
Фото: vk.com/tomsawyerfestkzn
Ике ай эчендә дистәләгән үзирекле XIX гасыр архитектура һәйкәлен тәртипкә китерде: шомарттылар, буядылар, штукатурладылар. Йортның эчендә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар хәлле сәүдәгәре көнкүреше торгызылган. Хәзерге вакытта бинада чәк-чәк музее урнашкан.
Моннан тыш, волонтерлар Казанда иң кыска һәм тар тыкрык булдырдылар. Ул Париж Коммунасы урамындагы 18-нче һәм 18/20 номерлы йортлары арасында урнашкан. Аның озынлыгы 17 метрны тәшкил итә, ә иң киң урын 1,4 метрдан артмый, дип хәбәр ителә Иске Татар бистәсенең Instagram-аккаунтында.
Волонтерлар саклык чараларын күреп, битлекләр, перчаткалар кулланып, кеше санын 20-дән дә арттырмый эшләделәр, эш урынында дезинфекцияләү чаралары да бар иде.
Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест» фестивале кысаларында волонтерлар шәһәр төзелешенең зур кыйммәткә ия объектларын ремонтлыйлар. «Том Сойер Фест» географиясе – Россиянең 50-гә якын шәһәре. Казанда фестиваль 2016 елда башланды. Дүрт сезон эчендә активистлар 15 бинаны ремонтладылар. 2019 елда волонтерлар Калинин урамындагы 12-нче йортны, Фатыйх Кәрим,11 адресы буенча Беркутов йортын һәм Волков урамы, 42-дәге Богородский йортын торгызды.