В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрбиләргә махсус кием тегү өчен яңа профессиональ тегү машиналары сатып алынган
Фото: Денис Гордийко
«Элегрәк мин Дәрвишләр бистәсендә тегү эшләре һәм маскировка челтәрләре үрү өчен бүлеп бирелгән бина өчен рәхмәт сүзләрен җиткердем. Совет районы администрациясе ярдәме белән «Дәрвишләр торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе һәм Казан төзелеш колледжы көче белән анда косметик ремонт үткәрелде», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә бина эшкә әзер диярлек. Махсус кием тегү өчен яңа профессиональ тегү машиналары сатып алынган. Активистлар җитештерелгән продукция күләмен арттырырга планлаштыралар, әмма моның өчен кисү өстәлләре, махсус кайчы, үтүкләү такталары, маскировка халатлары тегү өчен тукымалар җитми.
Ремонт эшләренә карамастан, хәрәкәтнең эшчәнлеге туктатылмый. 115 маскировка челтәре, 52 ак маскировка костюмы, 30 флис балаклава һәм 40 флис костюмы, 45 эвакуация стропасы һәм башка продукция җибәрелгән.
Спикер узган атнада Казан шәһәр Думасының «Өмет – Надежда» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе инициативасы белән «Ватанны саклаучылар» фонды базасында хәйрия һәм коммерцияле булмаган оешмалар, Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл уздырылуын өстәде.
«Эш барышында без көчләрне берләштерү ихтыяҗын күргән юнәлешләр буенча резолюция проекты әзерләнде. Бу – балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү, махсус хәрби операциядән кайткан катнашучыларны яңадан әзерләү һәм һөнәри укыту, гаиләләрне бергәләп кабул итүне оештыру, шулай ук аларны психологик һәм юридик яктан озата бару», – дип нәтиҗә ясады Социаль сәясәт идарәсе башлыгы.