Фестивальнең яңа сезоны Казанда 8 июньдә тематик бәйрәм белән ачылачак
Казанда 8 июньдә «Том Сойер Фест» хәрәкәтенең тугызынчы сезоны башлана. «Ишегалды уеннары» тематик бәйрәмендә шәһәрлеләр активистларның җәйгә планнары турында беләчәкләр, викторина уйнаячаклар, шулай ук яңартылган скверда ял итәчәкләр.
Чара 12:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм балачак истәлекләренә багышланачак: асфальтта вак-төяк рәсемнәр ясап, резинка аша сикереп, шашка һәм шахмат уйнап яисә икмәк, май һәм шикәр бутерброды белән капкалап алырга мөмкин булачак. Балалар өчен өйләрне буяу буенча мастер-класс, ә туган якны яратучылар өчен Казан турында викторина әзерлиләр. Моннан тыш, проектның волонтерлары һәм партнерларыннан иҗади номерлар планлаштырылган: шигырьләр уку, гитара өчен җырлар башкару, бию чыгышлары һәм диджей-сетлар.
Бу көнне шәһәр халкына 2024 елга планнар турында сөйлиячәкләр, шул исәптән – волонтерларга шәһәр мэры Илсур Метшин тапшырган бинада штаб остаханәсен ачу һәм Ульянов-Ленин урамындагы 33 нче таш йортны торгызу. Моннан тыш, активистлар элек башланган эшләрен дәвам итәчәк – Волков урамындагы скверны төзекләндерү һәм тәрәзә йөзлекләре күргәзмәсе өчен агач рам реставрацияләү.
Бәйрәм Волков урамындагы 78 нче һәм 80/21 нче йортларда узачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар. Барлык теләүчеләр өчен керү – ирекле.
«Том Сойер Фест» – ел саен үткәрелә торган фестиваль, аның барышында битараф булмаган шәһәр кешеләре көчләре белән тарихи тирәлекнең йөзен саклап калалар һәм яңарталар. 2016 елдан волонтерлар ярдәме белән иганәчеләр акчаларына 15 торак йорт, шулай ук музей йорты, дебаркадер төзекләндерелгән.
Волонтерлар йортларның фасадын буйыйлар, агач декор элементларын, су торбаларын торгызалар, фасадларга вак ремонт ясыйлар, аерым очракларда инженерлык коммуникацияләрен кертү белән ярдәм итәләр. Мәсәлән, 2019 елда Калинин урамындагы 12 нче торак йорт фестивальнең партнерлары көче белән су белән тәэмин ителде һәм канализация системалары тоташтырылды, ә узган елда – Волков урамындагы 78, 80 нче йортлар.
Проект коммерцияда төзелмәгән. Фестивальнең партнерлары һәм иганәчеләре булып шәһәрнең һәм республиканың төрле оешмалары булып тора. Гомуми төзелеш эшләре буенча генераль партнер – «Тэкоресурс» ҖЧҖ. Объектлар буенча сызымнар әзерләүне КДАТУны реставрацияләү кафедрасы гамәлгә ашыра. Волков урамында сквер булдыру буенча проектның партнеры Казан үсеш институты булды.