В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара.
Фото: Денис Гордийко
«Балачак – ул мин һәм син» акциясе 15:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр узачак, анда «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы проекты һәм «Казан балалары» балалар иҗтимагый оешмасы активистлары, шулай ук 14-17 яшьлек балалар катнашачак.
Акция тәмамланганнан соң Мәгариф хезмәткәрләре йортында уен форматында «Өлкәннәргә 100 сорау» дигән очрашу узачак. Балалар һәм яшүсмерләрнең сорауларына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе бүлеге башлыгы, полиция майоры Әнвәр Кәримов, «Ышаныч» үзәге психологы Гөлнара Рәхимкулова һәм телерадиотапшырулар алып баручы, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы блогер, Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Максим Попов (тәхәллүсе – Максим Проперлов) җавап бирәчәк. Очрашуда катнашучылар зарарлы гадәтләргә һәм бәйлелеккә каршы көрәш, психоактив матдәләр таралу нәтиҗәләре турында фикер алышачак.
Акция Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе һәм Казанның наркотикларга каршы комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.