Мәктәп җитәкчеләре 9-нчы сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе, беренче сыйныфларга балаларны кабул итү һәм WorldSkills чемпионатында катнашу турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Бүген Идел Буе районының 21-нче гимназиясендә шәһәр мәктәпләре директорлары җыелышында Казан мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
1 февральдә старт алган балаларны беренче сыйныфларга кабул итү һәм 9- нчы сыйныфларда укучылар өче Төп дәүләт имтиханына керү мөмкинлеге бирә торган йомгаклау әңгәмәсе үткәрү тәртибен җентекләп тикшерделәр.
Очрашу барышында мәктәп директорлары Казанда булачак WorldSkills һөнәри осталык буенча чемпионат кысаларында уза торган һәм узачак чараларга кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шәһәрнең 45 мәктәбе "Бер мәктәп - бер ил" проектында катнашачак. Дөнья чемпионаты вакытында мәктәпләргә беркетелгән илләр әлеге белем бирү учреждениеләрендә мәдәни һәм һөнәри алмашу өчен булачаклар. Моннан тыш, Казанның 18 укучысы ТР башкаласында 20 майдан 24 майга кадәр узачак "Яшь профессионаллар" милли чемпионатында Татарстанның юниорлар җыелма командасында шәһәрне тәкъдим итәчәк. Казан мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр 15 компетенциядә ярышачаклар.