Спектакльләр М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында һәм «Залесный» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк
Фото: «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе
Беренче көнне тамашачылар «Э-моция» иҗат студиясеннән «НормальНо» интерактив импровизация спектаклен карый алачак. Спектакльнең төп темасы – менталь сәламәтлек. Тамашачылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, фикерләрен җиткерә һәм сораулар бирә алачак.
Чарага керү өчен теркәлү зарур. Спектакль Щапов урамы, 37 адресы буенча урнашкан М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 19:00 сәгатьтә башлана.
Нефтекамскиның «Дөньяга елмаеп кара» инклюзив театры актерлары Халисә Мөхәммәдиева пьесасы буенча татар телендә куелган «Прасковья» спектаклен тәкъдим итәчәк. Барлык тамашачылар өчен керү ирекле. Кунакларны 20 нче апрельдә 14:00 сәгатьтә «Залесный» мәдәният үзәгендә көтәчәкләр.
Соңрак, 15:30 сәгатьтә, «Инклюзив театр: кем өчен һәм нәрсә турында» дигән темага фикер алышу башланачак. Әңгәмәдә Нефтекамск, Казан һәм Ижевскиның «Мечты сбываются» интеграцияләнгән бию-пластик импровизация театры актерлары катнашачак. Соңгылары фин-угор эпосы, әкиятләре һәм традицияләре мотивлары буенча сәхнәләштерелгән «Дорога птиц» спектакленнән күренешләр күрсәтәчәк.
ТР башкаласына гастрольләр белән килү «Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды» гранты ярдәмендә мөмкин булды, дип хәбәр итә оештыручылар.