12, 13, 14 һәм 15-нче сентябрь көннәрендә шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә бик күп чаралар үткәрү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Казанның парклары һәм скверлары җәйге сезонны тәмамлый, шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә «Парк мәдәнияте» программасы кысаларында чаралар тәмамлана. Якын көннәрдә төрле активлыклар 14 парк зонасы территориясендә узачак. Шулай итеп, җәйге кино күрсәтү сезоны төгәлләнәчәк, игелек ярминкәләре һәм балалар барахолкасы, шулай ук ачык һавада концертлар узачак.
Җәй дәвамында «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» кино күрсәтүләре узды. Бу атнада пәнҗешәмбе көнне 20.00 сәгатьтә «Ракушка» җәйге эстрадасында сезонның соңгы куелышы узачак – шәһәр халкы Эльдар Рязановның «Автомобильдән саклан» комедиясен карый алачак.
Кабан күле яр буенда 18.00 сәгатьтә скандинавия йөреше буенча бушлай дәрес узачак. Катнашучыларны дөрес техникага өйрәтәчәкләр, чыныгу һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләячәкләр. Үзең белән йөрү өчен таяклар алырга кирәк. Очрашу урыны - түбән палуба.
18.30 сәгатьтә биредә «Урам сәнгате: тарих һәм конфликтлар» дигән темага рәссам, урам сәнгате өлкәсендә куратор һәм тикшеренүче Игорь Поносов лекциясе башлана.
Ә 20.00 сәгатьтә яр буенда документаль фильм күрсәтеләчәк.
10.00 сәгатьтән башлап «Игелек атнасы» акциясе кысаларында дүрт паркта – «Крылья Советов» паркында, Урицкий исемендәге паркта, «Калейдоскоп» һәм Фучик урамы бульварында гомумшәһәр игелек ярминкәләре узачак. Биредә кунакларны бай концерт-күңел ачу программасы, иҗат коллективлары чыгышлары, мастер-класслар, конкурслар һәм уеннар көтә.
Шулай ук «Игелек атнасы» акциясе кысаларында 10.00 сәгатьтән башлап Горький исемендәге паркта «Игелекле кешеләр шәһәре» хәйрия фонды Балалар Республика клиник хастаханәсе белән берлектә «Җиңүчеләр йөгереше» үткәрәчәк. Анда яман шешне җиңгән өлкәннәр һәм балалар катнашачак. Спорт бәйрәме программасына күңел ачу программасы да кертелгән: мастер-класслар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен активлыклар, онкогематология бүлегенең кечкенә пациентлары куллары белән ясалган хәйрия ярминкәсе һәм эшләнмәләр күргәзмәсе.
10.00 сәгатьтән Горки-Әмәт урман-паркында UP!Date белем бирү IT-фестивале узачак. CUBE контейнер үзәгендә спикерлар цифрлы проектларны булдыру трендлары турында сөйләячәкләр. Фестиваль өч тематик секциягә бүленгән: «Технологияләр», Soft Skills һәм «Фикерләү». Быел спикерлар - «Яндекс», Югары икътисад мәктәбе, Иннополис университетының әйдәп баручы белгечләре, шулай ук психологлар, фасилитаторлар һәм дизайнерлар. Лекция өлешеннән тыш, кунакларны өстәл уеннары белән фан-зона, фотозона, фудкорт һәм яңа форматтагы квиз көтә. Катнашу түләүле, теркәлү һәм тулы программа сайтта ачык.
11.00 сәгатьтән башлап Җиңү паркында ел саен үткәрелә торган «Балалар – безнең киләчәк» беренче сыйныф укучылары өчен бөтенроссия бәйрәме узачак. Бәйрәм Беренче сыйныф укучылары аллеясы ачылудан башлана - Казан укучылары исемнәре һәм аларның булачак һөнәр турында хыяллары белән фотогалереяләр. Көн дәвамында паркта төрле һөнәрләрнең интерактив зоналары эшләячәк. Шулай ук кунакларны мавыктыргыч квест һәм спектакль дә көтә.
14.00 сәгатьтә «Комсомолец» паркында фәнни шоу узачак. Балалар мавыктыргыч үзгәрешләрне күзәтә, шулай ук экспериментларда катнаша һәм үзләрен галим ролендә тоя алачаклар.
15.00 сәгатьтә Аксенов исемендәге скверда «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында концерт узачак. Фестивальдә катнашучылар үз әсәрләрен укыячак: Евгений Попов, Светлана Васильева, Василий Нацентов, Артемий Леонтьев, Александр Снегирев, Женя Декина, Алисә Ганиева, Булат Ханов, язучы һәм O'Casey төркеме солисты Григорий Служитель.
15.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында Россия халыклары мәдәниятенә багышланган «Халыклар дуслыгы көне» концерты узачак: парк амфитеатрында заманча татар, мари һәм мордва музыкасы яңгыраячак. Бәйрәм «Җиңел канатлар» урам театры чыгышы белән тәмамланачак.
15.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Сәнгать яки вандализм. Шәһәрдә стрит-арт» ачык дискуссиясе узачак, анда урам рәссамнары, сәнгать белгечләре, чиновниклар һәм чакырылган белгечләр катнашачак.
17.00 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварында проект архитекторлары – «Проект төркеме 8», яңа паркның ике чираты буенча бушлай экскурсия уздырачак. Катнашу бушлай, ләкин сылтама буенча алдан теркәлү узу таләп ителә.
Ә 19.00 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварының яңа, зур булмаган кинотеатрында Валерий Тодоровскийның «Стиляги» фильмы бушлай күрсәтеләчәк.
18.30 сәгатьтә Кабан күле яр буенда Санкт-Петербург стрит-арт музеен үстерү директоры Татьяна Пинчук лекция белән чыгыш ясаячак.
20.30 сәгатьтә биредә ачык кино күрсәтү башланачак.
9.00 сәгатьтән «Черек күл» паркында суднолар моделе спорты буенча чемпионат старт ала. Программада: корабларның һәм судноларның модель-күчермәләре, тиз йөрешле радиоидарәле модельләр күргәзмәсе һәм җилкәнле модельләр регатасы.
11.00 сәгатьтән башлап Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамындагы скверда балалар өчен бушлай фәнни шоу узачак.
«Калейдоскоп» паркында 11.00 сәгатьтә бу җәйге сезонда соңгы балалар барахолкасы узачак. Биредә балалар бер көнгә эшкуар була – үз уенчыкларын, китапларын, кием-салымнарын сата һәм башка балалар белән алмаша ала. Катнашу өчен теркәлү формасын тутырырга кирәк.
12.00 сәгатьтә Тинчурин исемендәге паркта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 86-нчы сезоны ачылу хөрмәтенә «Шүрәле online» спектакленнән өзек тәкъдим итә.
14.00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында бәйрәм концерты узачак, анда «Московский» мәдәният үзәгенең, Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының сәнгать коллективлары һәм балалар иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
16.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта «Яшел фитнес» программасының җәйге бушлай тренировкалар сезонын ябу узачак. Шәһәр халкын массакүләм зарядкага, бию мастер-классларына һәм конкурсларга кушылырга чакыралар.
16.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында Виктор Цой җырларын башкарачаклар. Биредә танылган Россия башкаручысы истәлегенә багышланган «Видели ночь» фестивале узачак. Бу көнне сәхнәдә «Кино» төркеменең трибьют-коллективлары чыгыш ясаячак: «Марш», «Бревис», «Промzona», «Камчатка», шулай ук музыкантлар Александр Чернов, Константин Игнатов, Алексей Шадварин һәм Екатерина Белова. Керү ирекле.
16.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Осков-бэнд» төркеме чыгыш ясаячак, ә 17.00 сәгатьтә – «Быть беде» төркеме, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.