Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2019, 10:27

Боз өстендәге акробатика, тимераякта экстремаль шуучылар һәм 40 җирән чәчле парик - Cirque du Soleil Казанга яңа тамаша алып килде

«Кояш циркы» яңа форматтагы боз тамашасын тәкъдим итте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь, Алсу Сафина). Яңа Crystal тамашасын Казанга Канаданың Cirque du Soleil алып килде. Тамашаның премьерасы кичә «Татнефть-Арена» боз сараенда булды. Бу - «Кояш циркы» өчен гадәти булмаган тамаша һәм классик булмаган боз тамашасы, дип билгеләп үтә оештыручылар. Тамашаның ничек оештырылуы һәм анда күпме артист катнашуы турында матбугат туры вакытында журналистларга сөйләделәр. Тамашаның сәхнз артына экскурсияне аның матбугат секретаре Дженни Малле үткәрде.

Сюжет буенча тамашаның төп герое Кристал сәяхәткә чыга, ул сәяхәт алга таба күп нәрсәне үзгәртәчәк һәм аңа үзен аңларга ярдәм итәчәк. Кристал белән бергә тамашачылар геройларны маҗаралар үзләренә җәлеп итә, ә хыял чынбарлыктан качарга түгел, ә аңа якынаю мөмкинлегенә әверелә торган дөньяга эләгә.

Crystal - Cirque du Soleil циркының күренешләр боз өстендә бара торган беренче тамашасы. Тамашаның режиссерлары - Drama Desk премиясе номинанты, Cirque du Soleilның 2012 елгы Оскар премиясен тапшыру тантанасында махсус чыгышы хореографы Шена Кэролл һәм Сочидагы Олимпия уеннарының ачылу тантанасының беренче өлеше режиссеры Себастьян Солдатевилья. Фигуристлар катнашындагы номерларны ир-атлар арасында ялгыз шуууда дүрт тапкыр Канада һәм дөнья чемпионы Курт Браунинг куйды. Хореограф-куючы буларак бозда бию буенча биш тапкыр АКШ чемпионы һәм 2006 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Бенджамин Агосто чыгыш ясады.

Тамаша өстендә 25 илдән 100-дән артык кеше эшли. Труппада 43 кеше исәпләнә. Спектакльдә акробатлар белән беррәттән фигуристлар, экстремаль тимераякта шуучылар, фристайлерлар һәм 3 музыкант катнаша. Тамашада катнашу өчен кайбер фигуристларга акробатик элементларны үзләштерергә, ә акробатларга – тимераякка басарга туры килде.

Фигуралы шуу һәм акробатика тамашада тыгыз үрелгәнлектән, оештыручылар кайбер снарядларны җайлаштырган. Әйтик, акробатлар һавага күтәрелә торган трапеция резин материал белән тышланган, шул рәвешле тимераякта чыгыш ясаучы артистлар перекладинада басып тора ала.

Cirque du Soleil репертуарына беренче тапкыр кергән «Хоккей мәйданчыгы» экстремаль номеры шоу өчен махсус эшләнгән. Чыгыш тамашаның беренче өлешен тәмамлый.

43 башкаручының 20-се - фигурист, 19 акробат, 3 музыкант һәм бер клоун. Алар арасында 4 рус телендә сөйләшүче артист бар, шул исәптән өчесе Россиядән. Тагын берсе - Кирилл Шатов - Беларусьтан. Ул спорт акробатикасы белән шөгыльләнгән, Европа һәм дөнья чемпионатлары призеры булган. Спорт карьерасы тәмамланганнан соң Cirque du Soleil тамашасында үзен тапкан. «Тәкъдим ителгән элементлар һәм күнегүләр исемлеген ничек үтәвемне видеога яздырдым, аны кастингка озаттым һәм мине күреп алдылар. Нибары берничә айдан мин үзенең беренче Varekai тамашама эләктем. Crystal - минем икенче тамашам», - дип сөйләде Кирилл. Боз тамашасында белорус спортчысы асылмалы пилоннарда акробатик номерлар башкара. Әмма акробатлар трюкларны башкарганда гына түгел, шоу дәвамында да җәлеп ителгән – алар бии һәм тимераякта шуа. Сүз уңаеннан, тимераякта шуарга Монреальда өйрәттеләр. «Хәзер мин белорус Павел Буресы», – дип шаярта Кирилл Шатов.

Тамаша ике сәгатьтән артык бара, кайчагында бер көн эчендә ике чыгыш куела. Тамаша вакытында артистларның физик йөкләнешләре җитди булганлыктан, алар чыгышлар арасында бер-берсен алыштыра. Әйтик, тамашада Кристал ролен чират буенча өч артистка башкара, аларның берсе – Франциядән килгән фигуралы шуу остасы Силия Дос Рейс. Ул бу тамашада аны оештырганнан бирле, 2 ел катнаша, әле ярты ел дәвамында дөнья премьерасы алдыннан тренировкалар уза. «Бу көндәлек эш, мин көн саен камилләшәм. Хәтта бүген дә, тамаша инде ике ел чыгыш ясауга карамастан, нәрсәгәдер өйрәнергә һәм яңалыкны күрсәтергә мөмкин, - дип саный артистка-спортчы. – Кайчагында арыйм, әмма элеккечә үк моннан ләззәт алуымны дәвам итәм». Ул команда эчендәге мөнәсәбәтләр дустанә һәм җылы, барысы да бер-берсенә ярдәмгә килә, дип сөйләде.

График киеренке булса да, даими репетицияләр, тренировкалар һәм чыгышларга карамастан, артистларның буш вакытлары да кала. Силия хәзерге вакытта төп шөгыле рус телен өйрәнү булуын, моның өчен мобиль кушымта куллануын сөйләде. Фигуристка русча аңлый инде, тик әлегә анда сөйләми. Артистканы хаклы рәвештә полиглот дип атарга була – ул, шоуның калган артистлары кебек үк, француз телен, инглиз телен, үзе көллияттә өйрәнгән испан телен, фин телен (спортчысын тумышы белән Финляндиядән) белә. Буш вакытларында кыз китаплар укырга яки фильмнар карарга һәм кофейняларда булырга ярата. «Кичә Казан буйлап йөреп керергә өлгердем, Кремльне, Игенчеләр сараен күрдем һәм яхшы кефейнда булдым», – дип сөйләде Силия.

Россиянең бер шәһәреннән икенчесенә тамаша 21 трейлерда күчә – биредә костюмнар да, техника да, декорацияләр дә, хәтта 6 кер юу машинасы да, 2 киптерү машинасы да бар. Тамаша – сценография элементлары һәм сәхнә арты өлеше – бер эш көне дәвамында монтажлана. «Бөтен җиһазларны монтажлауга 12 сәгать вакыт китә. Монтаж белән турның 50 техник белгече, 100-120 вакытлы персонал буларак алынган кеше шөгыльләнә. Төн дәвамында без барлык техник элементларның, видеопроекция, музыканың эшен тикшерергә өлгерәбез», - дип сөйләде Дженни Малле

Әйтик, оештыручыларның үз костюм остаханәсе бар. Барлык костюмнар һәм аяк киемнәре торышын 4 белгеч күзәтеп тора. Гомумән алганда, бер чыгыш вакытында 2 меңгә якын костюм элементы кулланыла. Һәр чыгыштан соң костюмнар юарга җибәрелә - кер юу машиналары 9, ә премьера көнендә 48 тапкыр әйләнә.

Тамашаның барлык костюмнары да, Cirque du Soleilның башка куелышлары кебек үк, Монреальда, компаниянең штаб-фатирында эшләнгән. Тур вакытында костюмерлар карамагында запас тукымалар, костюмнар, аяк киеме буяу станциясе һәм башкалар бар, нинди генә көтелмәгән очраклар булса да, тамаша дәвам итте.

Сюжет буенча төп героиня Кристал туңган күлдә шуган вакытта, боз астына төшеп, фантазияләр дөньясында эләккәнгә күрә, костюмнарның бер өлеше дә уйлап чыгарылган дөньядан.

Костюмнар бүлмәсендә шулай ук 40 җирән чәчле парик бар, алар Кристал персонажын һәм аның альтер эгосын йөртә. Бер парикны тәртипкә китерү өчен ике сәгатькә якын вакыт кирәк.

Crystal - югары технологияле шоу. Ут, музыка, видео өчен җавап бирә торган барлык җиһазлар да чит күзләрдән яшерелгән. Шул ук вакытта техник белгечләр тамаша вакытында боздагы хәлләрне монитордан күзәтә.

Артистлар һәрвакыт күз уңында – аларның костюмнарында чыбыклар, датчиклар һәм светодиод лампочкалар яшерелгән. Лампочкаларның сигналларын бозда урнашкан камералар «күрә». Алар хәзерге вакытта теге яки бу артистның кайда булуы турында компьютерга мәгълүмат тапшыра. Шулай итеп, боздагы бөтен яктылык һәм хәтта видеопроекция артистлар хәрәкәте белән синхронлаштырылган.

Видеопроекция, матур номерлар, истә калырлык образлар, тере музыка – Cirque du Soleil циркын танырлык итә, тамашачы күңеленә хуш килерлек ясый.

Crystal тамашасының Европа премьерасы 22-нче ноябрьдә Мәскәүдә узды. Казанда тамаша 22-нче декабрьгә кадәр булачак, ә аннан соң Уфага юл тотачак.

Барлык яңалыклар