Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2025, 17:24

Акробатик рок-н-ролл: иртәгә Казан Бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк

Чара 21 төбәктән һәм 30 шәһәрдән 2 меңнән артык спортчыны берләштерәчәк

Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда 21-23 март көннәрендә акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Чара 21 төбәктән һәм 30 шәһәрдән 2 меңнән артык спортчыны берләштерәчәк.

Татарстаннан ярышларда 100 дән артык катнашучы чыгыш ясаячак. Болар – Казанның биш клубы («Стимул», «Аметист», «Фокс-Казан», Идел буе «ГУФКСиТ» спорт клубы ассоциациясе, «Fundoubledance») спортчылары, шулай ук әлмәтлеләр – «Татнефть-Әлмәтем» клубы вәкилләре.

Бөтенроссия ярышлары кысаларында акробатик рок-н-ролл буенча ФТСАРР (бию спорты, брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе) Кубогы, буги-вуга буенча ФТСАРР Кубогы (икенче этап), акро-свинг буенча ФТСАРР кубогы һәм студентлар арасында акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак.

Җомга көнне ярышларны 6 яшьтән зуррак яшь спортчылар ачачак. Шулай ук бу көнне өлкән хатын-кызлар командалары арасында иң яхшыларын билгеләячәкләр.

Шимбәгә, 22 мартка, акробатик рок-н-роллның иң мавыктыргыч дисциплиналары планлаштырылган. Мәсәлән, бу «М-класс – микст: ирләр һәм хатын-кызлар» – очу акробатикасы элементларын үз эченә алган дисциплина. Катнашучылар арасында –гамәлдәге дөнья чемпионнары, БРИКС илләре уеннары җиңүчеләре һәм призерлары. Ачылу тантанасы 19:30 да булачак.

Йомгаклау көнендә, 23 мартта, «акро-свинг» – акробатик рок-н-роллның яңа дисциплинасы буенча ярышлар узачак. Ул шоу һәм акробатика элементлары белән свинг стилендәге биюләрнең берьюлы берничә юнәлешен үз эченә ала. Дөнья чемпионаты һәм кубогы призерлары булган ТР җыелма командасы спортчыларының чыгышы көтелә.

Тамашачылар өчен керү ирекле, дип хәбәр иттеләр ТР спорт министрлыгында.

Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Барлык яңалыклар