Азат Нигъмәтҗанов ике «Фон» торак комплексындагы эш барышы белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Алсу Сафина). «Ак таш» Казандагы Нокса авышлыгында урнашкан «Молодежный» торак комплексының икенче йорты төзелеш мәйданчыгына 400-дән артык кешене җәлеп иткән, тагын шулкадәр үк белгечләр «МЧС» торак комплексының өч йортына җәлеп ителгән. Бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов ике «Фон» торак комплексындагы эш барышы белән танышты.
Атна саен уздырыла торган күчмә киңәшмә «Молодежный» торак комплексының икенче йорты төзелеш мәйданчыгында башланды. Хәзер объектта 410 кеше эшли, чагыштыру өчен – бер атна элек бирегә 280 кеше җәлеп ителгән иде. Ул вакытта «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры Газинур Әхмәтов белгечләр санын арттырырга ниятләве турында белдерде. «Бүгенгә монда барлык эшләрне вакытында тәмамларга мөмкинлек бирә торган сан», – дип билгеләп үтте А.Нигъмәтҗанов.
Хәзерге вакытта өйдә индивидуаль җылылык пунктын монтажлауга керештеләр, инженерия эшләре төгәлләнеп килә. Моннан тыш, бу атнада лифтлар монтажы башлана, алар тәэмин итүчедән бер атна тоткарлык белән килгән. Тулаем алганда, эшләрне төгәлләү вакыты материаллар һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә бәйле, дип аңлатты өлешчеләргә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Шуның белән бергә, йортны тапшыру өчен кирәкле документларны рәсмиләштерүгә әзерлек башлана, дип сөйләде А.Нигъмәтҗанов, аерым алганда, Ростехкүзәтчелектән рөхсәт акты, «Челтәр компаниясе»ннән һәм объектны тикшергәннән соң әлеге оешмаларның һәм ведомстволарның белгечләре алырга мөмкин булган башка техник шартларны үтәү турындагы акт.
Шулай ук төзелеш мәйданчыгында йорт тирәсен төзекләндерү эшләре дә бара. Якындагы 2-3 көн эчендә беренче катлам асфальт өслек салыначак. «Без бу атнага беренче асфальт катламы булыр дип килештек. Әз генә тоткарлыклар булды - яңгырлар яуды, мондый һава шартларында эшләргә ярамый. Асфальтның беренче катламын салганнан соң, һава шартлары территорияне алга таба төзекләндерүгә комачауламаячак», – дип билгеләп үтте А.Нигъмәтҗанов өлеш кертеп фатир алучылар белән аралашканда. Киңәшмәдә ул шулай ук атна дәвамында юл хәрәкәтен оештыру схемасын проектлаштырырга һәм килештерергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, йортта эшләр 2018 елның көзендә яңартылды. Эшләрнең бер өлешен, өлешчеләр акчасына, «ГК «СК Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарган, хәзер объектны төзеп бетерү белән 2018 елда төзелгән өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды катнашында «Ак таш» шөгыльләнә. Объектны төзеп бетерүне финанслау 33-нче хәрби шәһәрчектә 28 мең кв. м мәйданлы республика җир участогын подрядчыга бирү юлы белән тормышка ашырыла.
«Фон»ның башка торак комплексында – «МЧС»та – «Ак таш» шулай ук 420 белгечне җәлеп иткән, шул исәптән 40-ка якын кеше – торак комплексның икенче йортында. Исегезгә төшерәбез, компания өченче һәм дүртенче йортларны төзи, шулай ук икенче йортта төп эш күләмен башкара. «Ак таш» узган елның декабрендә өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фонды белән имзаланган килешү кысаларында эшли. Финанслау федераль һәм республика акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.
Икенче йортка подрядчы сыйфатында шулай ук Ижевск компаниясе «Комосстрой» җәлеп ителде, ул Губкин урамындагы 9409 кв.м мәйданлы федераль җир участогы бүлеп бирү хисабына «А» блогын төзи. Бөтен күләмдә акчаны (ә бу 193 млн сум) Ижевск компаниясе сентябрь ахырына кадәр үзләштерергә ниятли, шуннан соң эшне «Ак таш» дәвам итәчәк. «Бу йорт бик мөһим. Көчле салкыннарга кадәр булса да әлеге блокны тәмамларга, анда җылы җибәрергә кирәк. Башка блокларда вакытлыча электр белән тәэмин итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, инженерия эшли башлаячак, һәм башка йортларны тапшыру җиңелрәк булачак», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү фонды башкарма директоры Иван Новиков, «Ак таш» компаниясе төзелеш буенча директорның беренче урынбасары Дмитрий Клыков, «Комосстрой Казан» компаниясе җитәкчесе Денис Чайников, челтәр оешмалары вәкилләре катнашты.