Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.09.2020, 12:50

«Ак таш» төзелеш компаниясе «Фон»ның «Молодежный» торак комплексының икенче йортын Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан тикшерүгә әзерли

Инспекциягә бару бу атнада ук планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Алсу Сафина). «Ак таш» төзелеш компаниясе «Фон»ның Нокса авышлыгында урнашкан «Молодежный» торак комплексының икенче йортын Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан тикшерүгә әзерли. Инспекциягә бару бу атнада ук планлаштырыла. Бу хакта бүген өлешле төзелешнең проблемалы объектлары буенча үткәрелгән күчмә киңәшмәдә билгеле булды, аны Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәрде.

Хәзер «Фон» компанияләр төркеменең проблемалы объектында эшләр тәмамланып килә. Проблемалы объектны төзеп бетерү белән шөгыльләнә торган «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры Газинур Әхмәтов, бүгенгә торак комплексның икенче йортында шәхси җылылык пунктын монтажлау башкарылган, җылылык системасы тулысынча әзер, вентиляция урнаштыру төгәлләнеп килә, атна дәвамында отделка эшләрен төгәлләү планлаштырыла, дип сөйләде. Бу атнада «Сетевая компания»дән рөхсәт документациясе алыныр, дип көтелә. Беларусьтән китереп җиткерүгә бәйле килеп туган тоткарлыклар аркасында лифтлар соңарып китерелә.

Шуның белән бергә йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла, асфальт өслекнең беренче катлавын салу башкарылган, икенче катламны түшәүгә әзерләнәләр. Шулай ук территориядән төзелеш коймасы да алынды. Моннан тыш, шәһәр балансына тышкы яктыртуны да тапшырырга кирәк.

Бу атнада ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә бару планлаштырыла, ул ахыргы тикшерү датасын билгеләячәк. Аның нәтиҗәләре буенча төзелгән объектның экспертиза узган проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә әзерләнәчәк. Аның нигезендә объектны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт биреләчәк, дип аңлатты очрашуга килгән өлешчеләргә А.Нигъмәтҗанов.

«Эчтә әле эш җитәрлек, әмма монда кешеләр дә җитәрлек эшли. Сезнең бүген күргәннәрегез инде иртәгә үк кардиналь рәвештә үзгәрәчәк», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, йортта эшләр 2018 елның көзендә яңартылды. Эшләрнең бер өлешен, өлешчеләр акчасына, «ГК «СК Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарган, хәзер объектны төзеп бетерү белән 2018 елда төзелгән өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды катнашында «Ак таш» шөгыльләнә. Объектны төзеп бетерүне финанслау 33-нче хәрби шәһәрчектә 28 мең кв. м мәйданлы республика җир участогын подрядчыга – «Ак таш»ка – бирү юлы белән тормышка ашырыла.

Шулай ук «МЧС» торак комплексының өч йортында да эшләр алып барыла. Өченче һәм дүртенче йортларны «Ак таш» төзеп бетерә - узган елның декабрендә өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фонды белән төзелгән килешү кысаларында. Финанслау федераль һәм республика акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, компания, «А» блогыннан тыш, «МЧС» торак комплексының икенче йортында төп эшләрне башкара. Объектның бу өлешендә эшләрне «Комосстрой» Ижау компаниясе алып бара. Моның өчен аңа Губкин курамы буенча урнашкан 9409 кв.м мәйданлы федераль җир кишәрлеге бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, бөтен күләмне үзләштерүне (193 млн сум) Ижау компаниясе сентябрь ахырына планлаштыра. Шуннан соң эшләрне «Ак таш» дәвам итәчәк. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары «Комосстрой» җитәкчелеген, сентябрь ахырына кадәр «Ак таш» объектны кабул итә алсын өчен, «А» блогында эшне тизләтергә чакырды. Шуңа күрә бу атнада Ижау компаниясе «Ак таш»ка эшнең тәмамланган төрләрен тапшыра башларга ниятли. Моннан тыш, киңәшмәдә торак комплексындагы өч йортны җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Өлешчеләргә ярдәм итү фондының башкарма директоры Иван Новиков, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, «Ак таш» компаниясенең төзелеш буенча директорның беренче урынбасары Дмитрий Клыков, «Комосстрой Казан» компаниясе җитәкчесе Денис Чайников, «Фон» компанияләр төркеменең техник директоры Сергей Орлов, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Фоторепортаж
Проблемалы объектларны төзеп бетерү буенча күчмә киңәшмә, 02.09.2020
Видеорепортаж
02.09.2020 10:08
Проблемалы объектларны төзеп бетерү буенча күчмә киңәшмә, 02.09.2020
Барлык яңалыклар