В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә Казан клубы Рига «Динамо»сына овертаймда 4:5 исәбе белән оттырды.
Фото: «Ак Барс» хоккей клубы
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). 21-нче гыйнварда Казан «Ак Барс»ы чираттагы үз кырында уза торган уеннар сериясен тәмамлый. 19.00 сәгатьтә «Татнефть Арена»да Ярославль «Локомотив»ына каршы уен башлана.
Хәзерге «барслар»ның үз бозында уза торган уеннар сериясе 15-нче гыйнварда башланып китте. Беренче ике уенда – Омскның «Авангард»ы һәм Түбән Новгородның «Торпедо»сы белән – Казан клубы җиңү яулады. Кичә Рига «Динамо»сы белән матчта «Ак барс» 4:5 исәбе белән овертаймда җиңелде.
Шуңа да карамастан, Казан клубы Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында алда баруын дәвам итә. Команданың арсеналында 75 очко һәм 48 уенда 35 җиңү, дип хәбәр ителә «Ак Барс»ның сайтында.