В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар Көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында 27 матчта 40 очко җыеп, лидерлыкны ныгыттылар.
Фото: «Ак Барс» матбугат хезмәте
Хуҗалар хисапны беренче периодта ачтылар - Михаил Глухов, Якуб Коварж Артем Лукояновның алкасын бәреп җибәргәннән соң, беренче булып шайба янына өлгерде.
Тиздән «Ак Барс» күпчелектә аерылып торды: алканы капкага Александр Бурмистров кертте. Ахыргы хисапны да ул, алканы якындагы почмакка кертеп, урнаштырды.
Казанлылар Көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында 27 матчта 40 очко җыеп, лидерлыкны ныгыттылар.
Киләсе матчын «Ак Барс» 19-нчы ноябрьдә «Торпедо»га каршы үз кырында үткәрәчәк. Уен 19: 00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә Казан хоккей клубы матбугат хезмәте.