В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар КХЛ даими чемпионатының Көнчыгыш конференциясендә дүртенче урынны яулады
Фото: «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәте
Казанның «Ак Барс» хоккей клубы КХЛ даими чемпионаты нәтиҗәләре буенча Көнчыгыш конференциядә дүртенче урынны алды. 67 уеннан соң казанлылар 82 очко җыйды. Бүген даими чемпионатның йомгаклау матчында «барслар» үз бозларында «Адмирал»ны кабул итәчәк.
Гагарин кубогы плей-оффының беренче раундында «Ак Барс» Көнчыгыш конференциядә бишенче урынны алган Екатеринбург «Автомобилист»ы белән уйнаячак.
Командалар арасында беренче матч 29 нчы февральдә Казанда узачак.