В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә Казан клубы Континенталь хоккей лигасы сезонын 3:2 исәбенә ЦСКАны җиңү белән ачты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). 4-нче сентябрьдә «Ак Барс» командасы «Татнефть Арена»да Мәскәү өлкәсенең «Витязенә» каршы уйнаячак. Матч 19.30 сәгатьтә башлана. Үз кырында уза торган уеннар сериясе кысаларында «Ак Барс»ның шулай ук Питербургның СКА командасы белән очрашуы планлаштырылган.
Кичә Казан клубы Континенталь хоккей лигасы сезонын 3:2 исәбенә ЦСКАны җиңү белән ачты. Мәскәүлеләр капкасына алкаларны Стефан Да Коста, Джастин Азеведо һәм Дмитрий Воронков кертте, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.