Турнир дүрт көн дәвамында – 19-23 август көннәрендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). 19-нчы августта «Ак Барс» TANECO Чемпионнар кубогында старт ала – Казан хоккейчылары Петербургның СКА командасы белән очрашачак. «Татнефть-Арена»да матч 19.00 сәгатьтә башлана.
Турнир дүрт көн дәвамында – 19-23 август көннәрендә узачак. Анда «Ак Барс», Магнитогорскиның «Металлург»ы, Уфаның «Салават Юлаев»ы һәм СКА катнашачак, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.
Турнирны ачу көнендә, 19-нчы августта, 13.00 сәгатьтә «Металлург» командасы «Салават Юлаев» белән очрашачак. 20-нче августта «Салават Юлаев» – СКА (13.00) һәм «Ак Барс» – «Металлург» (19.00 сәгатьтә) матчлары узачак. Шимбә көнне 12.00 сәгатьтә СКА «Металлург» белән уйнаячак, 17.00 сәгатьтә «Ак Барс» – Салават Юлаев белән. 23-нче августта 12.00 сәгатьтә өченче урын өчен матч узачак. Финал уены 17.00 сәгатьтә башлана.