Динамолылар Казанда дүрт елга якын җиңү яулый алмый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Бүген Казанда "Татнефть-Арена" бозына "Ак Барс" һәм Мәскәүнең "Динамо" хоккейчылары чыгачак. Матч КХЛ кысаларында узачак.
Бүгенге көнгә Казан клубы 50 уенда 29 җиңү яулады, 90 очко отты һәм көнчыгыш конференция таблицасында өченче урында тора. Көнбатыш конференциясендә башкала командасы бишенче урында тора, аның исәбендә 54 очко һәм 48 матчта 19 җиңү.
Шунысы игътибарга лаек, "Динамо" Казанда дүрт елга якын җиңү яулый алмый. Татарстан башкаласы мәйданчыгында соңгы җиңүгә мәскәүлеләр 2015 елның 3 февралендә ирештеләр, ул вакытта уен кунаклар файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды. Шул вакыттан бирле "Ак Барс" Казанда рәттән өч очрашу отты, соңгысы 6:2 исәбе белән тәмамланды, дип хәбәр итә "Ак Барс" ХК матбугат хезмәте.
Боз аренасына башкала клублары спортчылары бүген 19.30 сәгатьтә чыгачак.