Чемпионат кысаларындагы 16 уен барышында “Ак Барс” 22 очко җыйган һәм Восток конференциясенең дүртенче юлына чыккан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Бүген 19.00 сәгатьтә “Татнефть-Арена” бозында “Ак Барс” Мәскәүнең “Спартак” командасы белән очрашачак. Казан клубы бүгенге көндә Континенталь Хоккей Лигасындагы гомуми очколар саны буенча мәскәүлеләрдән алда бара. Чемпионат кысаларындагы 16 уен барышында “Ак Барс” 22 очко җыйган һәм Восток конференциясенең дүртенче юлына чыккан. КХЛ кысаларында командалар 18 тапкыр очрашкан.
Исегезгә төшерәбез, соңгы матч “Ак Барс” өчен җиңү белән 2:0 исәбе белән төгәлләгән иде.