Хәзерге вакытта казанлылар континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә өченче юлны алып тора.
Фото: «Ак Барс» ХК
«Барс»лар үз кырында уза торган уеннар сериясен Чиләбе «Трактор»ына 2:3 исәбе белән җиңелүдән башлады. Матч нәтиҗәләрен буллитлар билгеләде, анда көндәшләр үзләрен яхшырак күрсәтте.
Хәзерге вакытта казанлылар континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә өченче юлны алып тора. Алар 16 матчта 10 җиңү яулады һәм 23 очко тупладылар, дип хәбәр ителә «Ак Барс» сайтында.