Очрашу кичә «Татнефть-Арена» да узды һәм 5:1 исәбе белән тәмамланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Казанның «Ак Барс» командасы Гагарин Кубогы плей-оффында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын икенче тапкыр җиңде. Очрашу кичә «Татнефть-Арена» да узды һәм 5:1 исәбе белән тәмамланды.
Турнир кунаклары бердәнбер голларын матчның икенче минутында кертте. Әмма инде җиденче минуттан ук «барслар» алда бара башлады – көндәшләр капкасына Артем Лукоянов, Дмитрий Воронков, Мэттью Фрэттин, Станислав Галиев һәм Джастин Азеведо алка керттеләр.
КХЛның Көнчыгыш конференциясе чирекфиналының чираттагы матчын командалар Түбән Камада 6-нчы мартта уйнаячак, очрашу 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә «Ак Барс» сайтында.