В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә кунаклар капкасына Никита Дыняк, Дмитрий Воронков һәм Артем Галимов гол кертте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). «Ак Барс» TANECOда Чемпионнар кубогында икенче җиңү яулады. Магнитогорскиның «Металлург»ына каршы матчны казанлылар 3:1 исәбе белән тәмамладылар.
Кичә кунаклар капкасына Никита Дыняк, Дмитрий Воронков һәм Артем Галимов гол кертте.
Исегезгә төшерәбез, турнир Казанда 19-нчы августтан 23-нче августка кадәр уза. Анда «Ак Барс», Магнитогорскиның «Металлург»ы, Уфаның «Салават Юлаев»ы һәм Петербургның СКА командасы катнаша, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.
Иртәгә, 22-нче августта, 12.00 сәгатьтә СКА «Металлург» белән уйнаячак, 17.00 сәгатьтә «Ак Барс» – Салават Юлаев белән. 23-нче августта 12.00 сәгатьтә өченче урын өчен матч узачак. Финал уены 17.00 сәгатьтә башлана.