Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2020, 09:43

«Ак Барс» Түбән Новгород «Торпедо»сын 7:5 исәбе белән җиңде

Киләсе матчны Казан командасы «Куньлунь Ред Стар» хоккей клубына каршы 21-нче ноябрьдә уздырачак.

Фото: «Ак Барс» ХК матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Казан «Ак Барс»ы кичә үз кырында узган матчта Түбән Новгородның «Торпедо»сын 7:5 исәбе белән җиңде.

Очрашу башында исәпне «Торпедо» уенчысы Энди Миле ачты. Тиздән Виктор Тихонов урта дистанциядән төгәл ыргыту белән исәпне тигезләде, ә беренче период ахырында «Ак Барс»ның 14-нче номерлы уенчысы дубль ясады.

Икенче периодта Станислав Галиев казанлыларның өстенлеген ике алкага кадәр арттырды, ләкин минут ярымнан соң кунаклар тиз вакытлы контратакадан соң бер гол керттеләр. Берничә минуттан Дмитрий Воронков санлы өстенлекне гамәлгә ашырды.

Өченче период башында Джордан Шварц алканы Адам Рейдеборннан капка янында алып китте һәм «Ак Барса» капкачысын отты. Ә соңрак канадалы дубль эшләде.

Төп вакыт тәмамланырга дүрт минут кала Дмитрий Юдин хуҗаларны яңадан алга чыгарды, ә аннары Тихонов, хет-трик ясап, буш капкага алка кертте.

«Торпедо» яклаучысы Зият Пайгин соңгы минутта бер гол кертте, ләкин кунакларга күбрәгенә ирешү насыйп булмады. Ә Никита Лямкин, алканы көндәшенең буш капкасына җибәреп, ахыргы исәпне урнаштырды, дип хәбәр итә Казан хоккей клубы матбугат хезмәте.

Киләсе матчын «Ак Барс» 21-нче ноябрьдә «Куньлунь Ред Стар» хоккей клубына каршы күчмә уенда уздырачак. Уен 17.00 сәгатьтә башлана.

Барлык яңалыклар