В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә Казан хоккейчылары Омскның «Авангард»ын, турнир таблицасындагы якындагы көндәшен җиңде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). «Ак Барс» Омскның «Авангард»ын, турнир таблицасындагы якындагы көндәшен җиңде һәм вакытыннан алда Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә җиңүче булды. «Татнефть-Арена»да узган матч кичә 5:3 исәбе белән тәмамланды.
Казан клубы бу сезонда 58 уенда 36 җиңү яулады һәм 89 очко җыйды. Омск командасы исәбендә 59 уенда 30 җиңү һәм 82 очко бар.
Киләсе матчны «Ак Барс» көндәше кырында уздырачак – 20-нче февральдә Казан клубы хоккейчылары Мәскәүдә «Спартак»ка каршы уйнаячак. Казанлыларның үз кырларындагы сериясе 23-нче февральдә башлана – хоккейчылар Рига «Динамо»сы белән очрашачак, дип хәбәр ителә «Ак Барс» сайтында.