В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ресурста агентлык үткәргән чаралардан эксклюзив видеолар урнаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). ТР Инвестицион үсеш агентлыгы YouTube каналында турыдан-туры трансляцияләр башлап җибәрергә планлаштыра. Татарстанда инвестиция эшчәнлеге турында каналның 500-дән артык абунәчесе бар. Биредә даими рәвештә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы үткәргән чаралардан, шул исәптән ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммитыннан, ТР Инвесторлар клубы утырышларыннан һәм башкалардан эксклюзив видеолар урнаштырыла.
Видео берничә телдә, шул исәптән – рус, инглиз, төрек, француз, алман, кытай, япон һәм гарәп телләрендә яздырыла, дип хәбәр итә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы.
1 мең әбүнәче җыеп, агентлык турыдан-туры трансляцияләр алып бара алачак. Турыдан-туры трансляцияләр алып бару мөмкинлеге аркасында, татарстанлылар республиканың инвестицион өлкәсендәге вакыйгаларга кушыла ала. Каналга язылу өчен YouTube эзләү юлында «investtatarstan» кертергә кирәк.