Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2018, 13:20

Казан Зооботаника бакчасының “Африка” өлеше 80 процентка әзер

Казан Мэры Илсур Метшин “Замбези елгасын” төзү барышы белән танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Екатерина Виславская). Казан Зооботаника бакчасының “Замбези елгасы” дип аталган яңа территориясен яшелләндерүгә, отделка эшләрен тәмамларга һәм кунаклар өчен уңайлы шартлар булдырырга кушты Казан Мэры Илсур Метшин күчмә киңәшмә барышында. Ул төзелеш һәм ландшафт эшләре барган төзелеш мәйданчыгын карады.

Искәртергә кирәк, 2018 елның IV кварталына Урта Кабан күле буенда Африка хайваннары белән заманча зоопарк барлыкка киләчәк. Башта хайваннарга 1-2 ай дәвамында карантин үтәргә һәм яңа шартларга күнәргә туры киләчәк. Шуннан соң Казан зооботаника бакчасының иске өлешен төзекләндерү башлана, киләчәктә Көньяк Америка флора һәм фаунасына багышланган тагын бер, өченче мәйданчык төзеләчәк. 2016 елда башланган төзелеш эшләре тәмамланды, хәзерге вакытта бизәү һәм ландшафт эшләре бара. Моннан кала, белгечләр хайваннар өчен тормыш тәэмин итү системасын булдыралар. Эшчеләр Казанда Африка интерьерларын булдыру өчен полимер бетон һәм башка заманча материаллар кулланалар. Зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләре буенча, “Замбези елгасы” якынча 80 процентка әзер.

Илсур Метшин жирафлар, су сыерлары, филләр, гориллалар яшиячәк вольерларны карап чыкты. Биредә шулай ук шимпанзе, антилопа, зебра, гамадриллар, мөгезборыннар, фламинголар һ.б. яшәчәк.

Киңәшмәдә вольерларны пыяла белән каплау, төзелеш мәйданчыгыннан сыйфатсыз туфракны чыгару, кунаклар өчен навигация булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Территорияне караганда, Казан Мэры подрядчыларга комплекс территориясен яшелләндерүгә аерым игътибар бирергә кушты. Яшелләндерү эшләре белән зооботаника бакчасының ботаника бүлеге шөгыльләнә – биредә юкә, таллар утыртачаклар.

Күчмә киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гимаев, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
Казан Зооботаника бакчасында "Замбези елгасын" төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә
Видеорепортаж
29.05.2018 12:15
Казан Зооботаника бакчасында "Замбези елгасын" төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә
Барлык яңалыклар