Экспозициядә 300 дән артык чит ил һәм Россия рәссамнары эшләре урнашачак
Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). Казанда «Перевернутое Сафари. Современное искусство Африки» күргәзмәсе ачылачак. Анда 33 чит ил һәм 12 Россия рәссамының 300 дән артык эше тәкъдим ителәчәк.
Экспонатлар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясының өч катында урнашачак. Залларда күргәзмә өчен махсус ясалган картиналар, архив материаллары, шулай ук Василий Поленовның Дәүләт мемориаль тарихи-сәнгать һәм табигать музей-тыюлыгы җыелмасыннан артефактлар тәкъдим ителәчәк.
Проектның төп мотивы – яңа Африка үзбилгеләнүен эзләү һәм раслау омтылышы. Россия рәссамнарының эшләре илебездә көньяк континентның үзгәрүче күзаллауларын күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Экспозиция хәзерге Африка сәнгатенең һәм аның төп агымнарының чикләрен чагылдыра. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, эшләр алдан билгеләнүдән качарга һәм сәнгать практикаларын чагылдыруда үзеңне һәм үз тәҗрибәңне табарга мөмкинлек бирә торган контекстка урнаштырылган.
Күргәзмә 21 нче октябрьдән 4 нче февральгә кадәр ачык булачак. Керү билетлар буенча башкарыла. Галерея Карл Маркс урамы, 57 адресы буенча урнашкан.