Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.01.2023, 11:06

4 нче гыйнварга чаралар афишасы: фигуралы шуу буенча мастер-класс, балалар өчен спектакльләр һәм Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бәйрәм

Яңа ел программасы «Черек күл» паркында, Гавами урыннар ишегалдында, «Ак чәчәкләр» бульварында һәм башка урыннарда планлаштырылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче гыйнвар). Фигуралы шуу буенча мастер-класс, балалар өчен спектакльләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бәйрәм программасы – бу һәм башка күп кенә чаралар бүген казанлылар өчен шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә үткәреләчәк.

Чаралар марафоны балалар өчен фигуралы шуу буенча мастер-класстан башлана. Яшь казанлылар әлеге спорт төрен «Черек күл» паркындагы шугалакта үзләштерә алачак. Дәресләр 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә башланачак.

12:00 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварына төп кышкы тылсымчылар – Кыш Бабай һәм Кар Кызы киләчәк. Алар яңа ел кәефен тудырачаклар һәм нәни тамашачыларны татлы бүләкләр белән куандырачак. Шул ук вакытта Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында шәһәр театрлары актерлары балалар әкиятләрен укый башлаячак. Тыңлаучылар хәйләкәр һәм батыр утын кисүче, тылсымчы Морозко һәм тапкыр Камыр-Батыр турында беләчәкләр.

15:00 сәгатьтә «Континент» паркында «Кощей против Нового года» балалар спектаклен күрсәтәчәкләр. Сюжет буенча төп кышкы бәйрәм куркыныч астында – явыз тылсымчы Кыш Бабай бүләкләре белән тулы капчыкны урларга уйлый. Яңа елны саклап калу өчен көчле Баһадир һәм аның акыллы дусты болан баласы көрәшә.

Тагын бер балалар спектакле – «Кыш Бабай эмоцияләре» – Филармония скверында 16:00 сәгатьтә тәкъдим ителәчәк. Спектакльдә Тимерьюлчылар мәдәният йорты артистлары катнаша. Шул ук вакытта Шүрәле, Су Кызы, Аждаһа һәм Кар Кызы катнашындагы «Кыш Бабай төше» спектаклендә тылсымлы вакыйгалар тарихына чумарга мөмкин булачак. Тамаша рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителәчәк. Спектакль 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында, «Ай» арт-объекты янында башланачак.

Бүген 16:00 сәгатьтә Дәрвишләр поселогындагы Мир урамындагы скверда «Могҗизалар чемоданы» спектаклен күрсәтәчәкләр. Тамашачылар алдында «Мәскәү» мәдәни үзәге артистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук 16:00 сәгатьтә яңа ел тамашалары «Крылья Советов» паркында һәм ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында булачак.

17:00 сәгатьтә Тинчурин исемендәге паркта нәни шәһәрлеләргә «Ел фасыллары» спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Ел фасылларын яратмаган һәм һәрвакыт бер һава торышын теләгән Явызны җиңү өчен геройларга берләшергә туры киләчәк. Шул ук вакытта «Казан» гаилә үзәге янында Кыш Бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары һәм ел символы – Куян белән уеннар узачак. Шуннан соң Казан филармониясе артистлары рус һәм татар телләрендә яңа ел хитлары белән чыгыш ясаячак.

Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 100 дән артык бушлай кышкы чара оештырылачак. Булачак вакыйгалар, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы куллану мәйданчыклары турында KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.

Барлык яңалыклар