В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы якындагы уикендка кызыклы чаралар сайлады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Культ фильм карау, Рус-Немец Швейцариясе буйлап йөрү һәм татлы ризыклар дегустациясе – болар барысы да казанлыларны бу ял көннәрендә көтеп кала. Татарстан башкаласы кунаклары һәм шәһәр халкы Казанда итек һөнәренең ничек үсеш алуы һәм дүрт аяклы дуска ничек ия булырга – этләр күргәзмәсендә приюттан сәламәт, прививка ясаткан этләр тәкъдим ителәчәк. Барлык вакыйгалар турында тулырак мәгълүмат –KZN.RU порталы сайланмасында.
Рус-Немец Швейцариясе территориясе буенча сканди-треккинг (12+)
17-нче июль көнне 10:00 сәгатьтә
Сканди-треккингны тренер Гүзәл Насыйбуллина үткәрәчәк. Катнашучыларны скандинав йөреше элементлары белән җәяүле йөрү көтә. Теләге булган кешеләрне шөгыльләнү өчен махсус таякчыклар булдырырга сорыйлар.
Адрес: күнегүләр Бари Галиев, 1б урамында башлана. Катнашу – бушлай.
Мишель Хазанавичусның «Артист» фильмы күрсәтү һәм кино турында фикер алышу (12+)
17-нче июль көнне 17:00 сәгатьтә Сверхмодерн сәнгать галереесының цоколь катында
Режиссер Мишель Хазанавичусның «Артист» фильмы тамашачылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде – касса җыемнары бюджетны 10 тапкырга диярлек арттырды, һәм төрле номинацияләрдә дистәләгән кинопремияләр биргән профессиональ бергәлекләр тарафыннан югары бәяләнде. Төп рольдә – иң яхшы актер уены өчен күпсанлы премияләр иясе Жан Дюжарден. Кинокүрсәтүгә килүчеләрнең 2011 елгы кара-ак фильмны карау гына түгел, ә тәэсирләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә булачак. Кинокартина буенча фикер алышу карап бетергәннән соң ук булачак.
Адрес: Дзержинский урамы, 5. Керү ирекле.
Ирекле пластика буенча мастер-класс (12+)
17-нче июль көнне 19:00 сәгатьтә Кабан күле буендагы йөзмә сәхнә янында
Шимбә көнне ирекле пластика буенча мастер-классны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының элеккеге солисты балерина Айсылу Мирхафизхан үткәрә. Мастер-класста катнашучылар бию аша куркынычсыз формада эчке блоклардан һәм мускул кысуларыннан арына алачак. Чара татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» («В движении – жизнь») проекты кысаларында оештырылды.
Адрес: Татарстан урамы, 1. Керү ирекле
«Казан Изге Ана иконасы соборы. Яңарыш» (0+)
23-нче сентябрьгә кадәр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда
Күргәзмә 2016 елгы «Казанның могҗизалы Изге Ана образы. Казан Богородицкий монастыре» проектының дәвамы булып тора. Музей залларында Богородица могҗизалы образын чагылдыручы икона язмалары һәм декоратив-гамәли сәнгать һәйкәлләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җыентыгыннан XVI йөзнең соңгы чирегендә Казан Изге Ана иконасы һәм ТР Милли музее җыентыгыннан 1580-1590 елларда «Казан Изге Анасы» япмасы күрсәтеләчәк. Экспозициядә Казан соборын торгызуга башлангыч ноктага әверелгән XIX гасыр сызымнары да, «Татинвестгражданпроект» ДУП һәм «Бәйсез экспертиза үзәге» ҖЧҖ архитекторлары тарафыннан эшләнгән заманча проектлар да тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәнең бер бүлеге көнбатыш Европа гравюрасына багышланган, ул дини православие рәсем сәнгатен үстерүгә зур йогынты ясаган. Экспозициядә Изге Китап темасына багышланган станок битләрен табарга мөмкин булачак.
Адрес: Карл Маркс урамы, 64. Керү билетлар буенча .
Зур туңдырма фестивале (0+)
17-нче һәм 18-нче июльдә 11:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Горький исемендәге паркның яшел кырында
Бу ялларда казанлылар туңдырма, сөт коктейльләре, смузи һәм салкын эчемлекләр татып карый алачак. Фестивальдә классик тәмнәр дә, форма, төс һәм десертлар рецептурасы буенча оригиналь тәмнәр дә тәкъдим ителәчәк. Паркта татлы ризыклар белән 20-дән артык нокта урнашачак. Моннан тыш, гастрономия фестиваленә бай мәдәни программа әзерләнгән. Сәхнәдә музыкантлар һәм диджейлар чыгыш ясаячак, паркта кулинар мастер-класслар узачак һәм балалар өчен күңел ачу чаралары оештырылачак, шулай ук фото- һәм промозоналар җиһазландырылачак. Оештыручылар барлык куркынычсызлык чараларын исәпкә алган, битлекләр өләшәчәк, тән температурасын үлчәячәк, санитайзерлар урнаштырачак һәм махсус билге ясаячак.
Адрес: Николай Ершов урамы, 1. Керү ирекле.
«Татар бизәкле күне: һөнәр, гореф-гадәт, сәнгать» күргәзмәсе (0+)
Август ахырына кадәр ТР Милли музеенда
Казанда дөньяда күн мозаикасының иң зур коллекциясен тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмә Казан татарларының бизәкле аяк киеме ясау һөнәренә багышланган. Бу аяк киемен XIX-XX гасырларда Европада, Азиядә һәм хәтта Америкада да киеп йөргәннәр. Күп кенә экспонатлар беренче тапкыр күрсәтеләчәк. Килүчеләр Казанда һәм аның тирәләрендә итек һөнәренең XVIII гасыр ахырыннан XX гасыр башына кадәр ничек үсүен күрәчәк. Экспонатлар арасында – 1925 елда Парижда узган Бөтендөнья күргәзмәсендә ТАССР стендын көмеш һәм ефәк белән бизәгән атаклы читекләр. Бизәкле аяк киеме Казан татарларының гына түгел, Урта Азия халкының да кием-салым комплексында тәкъдим ителәчәк.
Адрес: Кремль урамы, 2. Керү билетлар буенча .
«Яңа дустыңны тап» этләр күргәзмәсе (0+)
18-нче июль көнне 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Горки-Әмәт урманында
Казанда беренче тапкыр «Яңа дустыңны тап» акциясе узачак, шәһәр халкы дүртаяклылар белән аралаша һәм ветеринария табиблары белән киңәшләшә алачак. Чарада волонтерлар шәһәрлеләрне таныш булмаган этләр белән аралашырга, хайваннарның үз-үзен тотышын аңлатырга, таныш булмаган этне ничек ияләштерергә һәм тискәре агрессив реакцияләрдән ничек качарга кирәклеге турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, паркта шәһәр халкы приюттан дустанә, сәламәт, вакциналы һәм стерильләштерелгән этләр белән очрашачак, аларны үз өйләренә ала алачак. Аларга сайлау ясарга белгечләр һәм башка хайваннарның хуҗалары ярдәм итәчәк.
Адрес: Җиңү проспекты, 69. Керү ирекле.
Данил Шәймуллин белән музыка кичәсе (6+)
18-нче июль көнне 19:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсе террасасында
Бу якшәмбедә казанлылар һәм шәһәр кунаклары китапханә террасасында ял итеп кенә калмыйча, Казан музыка көллиятен тәмамлаган Данил Шәймуллинның җырларын да тыңлый алачак. Ул популяр җырларның татар теленә тәрҗемәләре белән билгеле.
Адрес: Пушкин урамы, 86. Керү ирекле, теркәлү буенча.