KZN.RU порталы ял көннәренә кызыклы вакыйгалар сайланмасын әзерләде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Җәйнең соңгы аеның беренче эш атнасы ахырына якынлаша, димәк, ял көннәренә планнар турында уйларга була. Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны бай мәдәни-ял программасы көтә: масштаблы авиатамаша, дәртле өмә һәм инглиз теле буенча бушлай дәресләр, шулай ук шәһәрдә гадәти булмаган күргәзмәләр һәм традицион спорт дәресләре узачак. Якындагы уикендның кызыклы чаралары турында тулырак мәгълүматны KZN.RU порталы сайланмасында укыгыз.
Паркларда һәм шәһәр скверларында «Яшел фитнес» (12+)
7-нче август көнне 7:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр
Парктагы тренировкалар чиратын йога белән иртәнге дәрес ачачак – казанлыларны 7:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркындагы «Ракушка» эстрадасы янында көтәләр. Аннан соң, 8:30 сәгатьтә, теләүчеләрне Горки-Әмәт урманында узачак стретчингка чакыралар, җыелу урыны – яшел кыр. 10:00 һәм 18:00 сәгатьтә «Мега» сәүдә үзәге пляж-барында һәм Кабан күле яр буенда зумба буенча дәресләр узачак. Катнашу өчен теркәлү кирәк.
Керү ирекле.
«Черек күл» паркында эко-фестиваль (16+)
7-нче августта 13:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр
Бары тик бу шимбә көнне казан паркында савыт-саба, китаплар, бизәнү әйберләре, handmade эшләнмәләр һәм картиналар, шулай ук 100 сумнан 10 рейллы кием-салым белән хәйрия маркеты эшләячәк. Барлык теләүчеләр гардероб формалаштыру, винтаж әйберләр һәм экологик фикерләү турында лекцияләр тыңлый алачак. Аларны стилистлар, блогерлар һәм сертификацияләнгән коучлар үткәрәчәк. Моннан тыш, балалар өчен каста, каллиграфия, фотога төшерү һәм үсеш дәресләре буенча мастер-класслар узачак. Тулырак җәдвал белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.
Керү ирекле.
«Түбән Заречье»« пляжында «Өмә party» (6+)
7-нче август көнне 14:00 сәгатьтә
Шәһәр халкы «Түбән Заречье» пляжының яр буе территориясен чүп-чардан чистартып кына калмыйча, вакытны да күңелле итеп үткәрә алачак. Барлык катнашучылар да командаларга бүленәчәк һәм мобиль кушымта ярдәмендә тизлеккә җыештырачак. Ярышларда җиңүчеләр Казан өстеннән самолет белән очу мөмкинлегенә ия булачак.
Өмә заманча диджей-сетлар астында узачак. Шулай ук казанлылар өчен берничә тематик зона оештырыла: «Витязь» футбол академиясеннән балалар-спорт мәйданчыгы, Trespassers МС байкерларыннан фотозона һәм фудкорт. Катнашу өчен алдан ук анкета тутырырга кирәк.
Керү ирекле.
«Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» авиатамашасы(6+)
7-нче август көнне 15:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр
Чара программасына 30-дан артык һава техникасы җәлеп ителәчәк. Тамашачылар парашютчыларның, шулай ук 7 МиГ-29 истребителендә югары пилотаж фигураларын күрсәтәчәк «Стрижи» авиация төркеменең күрсәтмә чыгышларын күрә алачак. Моннан тыш, мәйданчыкта балалар өчен модель түгәрәкләре, мастер-класслар, концерт һәм башка бик күп нәрсәләр оештырылачак.
Керү ирекле.
«Юлбасма» нәшриятыннан лекция: «Китап басмасы. Авырлыклар һәм җиңү» (0+)
7-нче август көнне 15:30 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр
«Юлбасма» – татар һәм рус телләрендә балалар әдәбияты һәм үстерү материаллары чыгаруда махсуслашкан Казан нәшрияты. Нәшриятның беренче китаплары булып катыргыдагы «Чырык-чырык чыпчык» һәм «Суык» басмалары тора. Бу китаплар татар телендә чыгарылган беренче катыргы китаплар иде.
Керү ирекле, теркәлү буенча.
Горки-Әмәт урманында кино күрсәтү (18+)
7-нче август көнне 19:00 сәгатьтә
Горки-Әмәт урманындагы ачык кинотеатрда «Достать ножи». фильмы күрсәтеләчәк. Казанлылар комедия элементларын һәм йолдызлы актерлар составын берләштереп, драматик криминаль триллерны карый алачак. Фильм Агата Кристиның җанатарларына ошаячак үткен детективтан гыйбарәт.
Керү ирекле.
Горький һәм Шаляпин музеенда «Язык [не] свободы» күргәзмәсе (16+)
12-нче сентябрьгә кадәр
Казанда Мәскәү ГУЛАГ Музееннан «Язык [не] свободы» күргәзмәсе ачылды. Ул лагерь лексикасына багышланган. Казан, Мәскәү һәм Екатеринбургтан соң, Россиянең өченче шәһәре булды, анда Рус телендәге лагерь жаргонының феноменына багышланган экспозиция алып киленгән. Лексик сүзлекне егерме ел дәвамында ГУЛАГның элеккеге тоткыны Леонид Городин төзегән. Күргәзмәдә ГУЛАГ тарихы музее коллекциясеннән: шәхси әйберләр, тоткыннарның көнкүреш әйберләре, хезмәт кораллары һәм 1960 еллар сүзлегенең машина басмасы версиясе тәкъдим ителәчәк.
Керү билетлар буенча.
«Хәзинә» галереясендә Олег Кульпинның юбилей күргәзмәсе (0+)
26-нчы сентябрьгә кадәр
«Хәзинә» милли сәнгать галереясе үз залларында Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарының берсе Олег Кульпинның рәсем сәнгате әсәрләрен җыячак. «Кистью и сердцем» күргәзмәсе пейзаж һәм натюрморт остасының 75 еллыгына багышланган. Авторның картиналары Татарстан музейларында, Ижау, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Җәлил картиналар галереяләрендә, республика, Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә урнашкан.
Керү билетлар буенча.
ТР Милли музеенда күн мозаикасы буенча мастер-класс (6+)
8-нче август көнне 12:00 сәгатьтә
Татарстанның Милли музеенда татар күн мозаикасы серләрен ачачаклар. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучысы Екатерина Куратова күннән ясалган бизәкләрне ачуның төп алымнары турында сөйләячәк һәм гади кораллар, Казан тегүе нигезләре, аның төрләре һәм җепләре белән таныштырачак. Дәрестә 10 кеше катнаша алачак, шуңа күрә алдан +7(843)590-00-50 телефон номеры буенча язылырга кирәк.
Керү билетлар буенча.
«Ак Чәчәкләр» бульварында инглиз теле буенча бушлай дәрес(6+)
8-нче август көнне 15:00 сәгатьтә
Казанлылар саф һавада инглиз теле нигезләрен өйрәнә алачак. Дәресне тел үзәге укытучылары үткәрәчәк. Теләгән һәркемне «Ак Чәчәкләр» бульварының иҗат остаханәсендә көтеп калачаклар. Катнашу өчен түбәндәге телефон номеры буенча язылырга кирәк: +7(987)212-13-29.
Керү ирекле.