В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу ялларда шәһәрдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә һәм бөек рус шагыйренең туган көненә багышланган чаралар узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон старт алды – иҗтимагый киңлекләр алдагы өч җылы айга мәдәни чаралар уздыру өчен мәйданчыкларга әвереләчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары лекцияләрдә һәм мастер-классларда катнаша, маркетлар һәм күргәзмәләргә килә алачак, шул исәптән июнь календареның истәлекле даталарына – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә һәм Александр Пушкинның туган көненә багышланган.
Алексей Водовозов белән «Мифлар, медицинада ялгышу һәм хаталар» (12+)
4-нче июньдә 18:30 сәгатьтән 20:30 сәгатькә кадәр ТР Милли китапханәсендә
Фәнни журналист, югары квалификацияле категорияле табиб-терапевт Алексей Водовозов медицина турында типик ялгыш фикерләрне таратачак, кешеләргә ярдәм күрсәткәндә һәм өй дәвалавында ясаган хаталар турында сөйли, традицион булмаган медицина темасына кагылачак һәм, әлбәттә, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Адрес: Пушкин урамы, 86. Телефон: +7(843)222-82-85. Керү теркәлү буенча.
Джинс мәдәнияте фестивале (0+)
5-6-нчы июньдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә
27-нче июньгә кадәр мәдәният үзәгендә «Мәдәният буларак джинслар. 10 ел» күргәзмәсе уза.
5-нче июньдә 18:00 сәгатьтә фестиваль кысаларында джинслар һәм музыка турында сөйләшү булачак. Денимнан эшләнмәләр булдыру тарихы турында лекцияне социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов үткәрәчәк. Шулай ук программада – рок-фест һәм музыкант Камрад Листков чыгышы.
6-нчы июньдә 18:00 сәгатьтә «Асса» кинокартинасын күрсәтү һәм фильмда төп рольләрнең берсен башкаручы һәм «Кино» төркеме катнашучысы Сергей Бугаев белән иҗади очрашу узачак.
Фестиваль кунаклары өчен бөтен көннәр фуд-корт һәм бию мәйданчыгы ачык булачак. Керү билетлар буенча.
Адрес: Академик Королев урамы, 47. Тел.: +7(843)560-66-92,+7(843)560-51-99.
«Россиянең чиста сулары – сәламәт планета» экологик фестивале (0+)
5-нче июньдә 11:00 сәгатьтән башлап Заманча сәнгать галереясында
11:00 сәгатьтә «Велосипед культурасы» күргәзмәсе ачылачак. Керү Заманча сәнгать галереясы билетлары буенча.
12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр галерея конференц-залында «Россиянең чиста сулары – сәламәт планета» түгәрәк өстәле узачак. Алдан теркәлү буенча керү ирекле.
15:00 сәгатьтә «Елгалар һәм кешеләр» экологик фотокүргәзмәсе ачылачак. Керү Заманча сәнгать галереясы билетлары буенча.
Чаралар Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә багышланган. Катнашу өчен теркәлү кирәк.
Адрес: Карл Маркс урамы, 57.
Парклар һәм скверларда балаларны яклау көне (0+)
5-нче июньдә Горький исемендәге паркта
10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр – «Балаларны яклау көне» бәйрәм программасы: уеннар, иҗади номерлар, ярминкәләр һәм дискотека.
11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр – «Җиңүчеләр каникуллары» бәйрәм программасы: хәйрия ярминкәсе, балалар өчен мастер-класслар, анимация тамашалары, өстәл уеннары.
5-нче июнь көнне Дәрвишләр бистәсендә Мир урамындагы скверда
11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатьткә кадәр – балалар өчен иҗади мастер-класслар, концерт программасы.
5-нче июньдә Урицкий исемендәге паркта
17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатьткә – «Прогульщики» төркеме чыгышы, иҗади номерлар, конкурслар.
6-нчы июнь көнне Горки-Әмәт урманында
10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатьткә кадәр – балалар барахолкасы, анда балалар үзләре прилавкаларга баса, бәяләрне билгели, әйберләр алмаша яки сата.
6-нчы июнь көнне «Ак чәчәкләр» бульварында
17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр – «СалаваTIK» төркеме концерты, күңелле эстафеталар, конкурслар.
Парклардагы барлык чараларга керү ирекле.
«Яшел марафон» (6+)
5-нче июньдә 9:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында
«Яшел марафон»да катнашучылар өчен Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә берничә ара: өлкәннәр – 4,2 км яисә 10 км, балалар өчен 420 метр һәм скандинав йөреше өчен 4,2 км дистанция әзерлиләр. 10 км дистанциягә чыгарга теләүче йөгерешчеләргә үзләре белән медицина белешмәсе булырга тиеш, дип хәбәр ителә иҗтимагый киңлекнең социаль челтәрләрендә.
Шулай ук бу көнне яшел утыртмаларны утырту буенча акция узачак. 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр спорт дәресләре һәм күнегүләр, фәнни шоу, лекцияләр һәм мастер-класслар, балалар программасы һәм музыка чыгышлары, онлайн-уеннар, квиз һәм викториналар үткәреләчәк төрле зоналар эшләячәк. Йөгерешкә теркәлү өстәмә рәвештә 5-нче июньдә старт шәһәрчегендә узачак.
Адрес: Җиңү проспекты, 69. Керү ирекле.
Open space market (0+)
5-6-нчы июньдә 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ЦУМ мәйданчыгында
Маркетта Россиянең 25 шәһәреннән яшь дизайнерлар катнашачак. Казанлылар җәйге сезонга стильле кием һәм аксессуарлар сатып ала, тәмле итеп ашый һәм атмосфера һәм музыка белән ләззәтләнә, күптәнге танышларын очрата һәм креатив кешеләр белән таныша алачак.
Маркетитның төп темасы – иҗат. Кунакларны кызыклы кешеләр белән очрашулар, рәсем ясау буенча мастер-класслар һәм хәтта документаль кино күрсәтү көтә. Тулырак программа һәм бәя турында мәгълүмат.
Адрес: Мәскәү урамы, 2 (нуленче кат һәм урамдагы мәйданчык). Лекцияләргә керү ирекле.
Тирән күл территориясен чистарту акциясе (0+)
5-нче июньдә 10:00 сәгатьтә күлнең яр буе территориясендә
Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган акциядә шәһәр халкы Тирән күлнең яр буе территориясен җыюга кушыла алачак. Өмәдә катнашырга теләүчеләргә кирәкле бөтен нәрсә – перчаткалар, капчыклар һәм башкалар – урында биреләчәк.
Адрес: Горький шоссесы, Аккош күле урман паркы территориясе
«КультТорг» акыллы куллану фестивале (0+)
5-нче июньдә 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр «Ак чәчәкләр» бульварында
Теләгән һәр кеше фримаркетта шәхси әйберләрен сата яки бирә, хәйриячелеккә яки эшкәртүгә тапшыра ала. Чара Балаларны яклау көненә багышланган, шуңа күрә фестивальдә беренче тапкыр нәни тамашачылар өчен мәйданчыклар оештыралар. Моннан тыш, аутизмлы һәм башка үсеш үзенчәлекләре булган балаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү үзәге хезмәткәрләре «Үзенчәлекле балалар. Татарстан» (фестивальнең партнеры) балалар тормышына аутизмлы балаларны ничек җайлаштыру турында сөйләячәкләр.
Шулай ук программада – икенчел чималны сортировкалау, аңлы куллану һәм экология турында әңгәмәләр, винтажлы киемнәр белән лавкалар эше, үсемлекләр белән яшел гринмаркет һәм чәчәкләр белән алмашыну, икенчел чималны аерым җыю, фримаркет, күңел ачу программасы, өстәл уеннары һәм экоквестлар, кием-салым җыю, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, скетч-портретлар ясау, артистлар чыгышы һәм башкалар.
Адрес: Ямашев проспекты. Керү ирекле.
Пушкин әсәрләре буенча фильм күрсәтү (6+)
5-нче июньдә 19:00 сәгатьтә Зәйни Солтан бакчасында
Рус теле көненә багышланган «Пушкин – безнең барнәрсә» дигән интерактив программа һәм рус әдәбияты даһие әсәрләре буенча фильм күрсәтү «Татаркино» берләшмәсе тарафыннан әзерләнгән. Тулырак мәгълүмат – vk.com/tatarkino сылтамасы буенча
Адрес: З.Солтан урамы. Керү ирекле.
«Книга-фест» (0+)
6-нчы июньдә 15:00 сәгатьтә Лядской бакчасында
Бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә торган Рус теле көнендә традиция буенча Казанда Лядской бакчасында «Книга-фест» интеллектуаль марафоны узачак. Төп сәхнәдә Казан шагыйрьләре һәм музыкантлары катнашында «СТИХардия» ачылу тантанасы булачак.
Бәйрәмнең төп вакыйгасы Россия әдәби тәнкыйтьчесе, журналист, «Горький» интернет-порталының баш мөхәррире Константин Мильчин белән иҗади очрашу булачак. Паркның күргәзмә сукмагында «Нескучно о науке» һәм «В мире слов» фотокүргәзмәләре күрсәтеләчәк. Бакчаның төп аллеясында «Пушкиниана» күргәзмә-экспозициясе урнашачак һәм рус һәм татар телләрендә «Мин балачактан бу юлларны хәтерлим» дигән әдәби диктант узачак. Тулырак.
Адрес: Горький урамы Керү ирекле.
Пушкин балы (6+)
6-нчы июньдә 16:00 сәгатьтә Е.А.Боратынский музеенда
Ак залда Александр Пушкинның туган көненә багышланган традицион бал узачак. Музей заллары буйлап тантаналы биюне Пушкин чорының бал биюләре буенча мастер-класс ачачак, аны Fleur de la danse борынгы биюләр буенча студиядә катнашучылар үткәрәчәк.
Бал халыкара конкурслар лауреаты Айсылу Нуруллина (сопрано) чыгышлары белән дәвам итәчәк. фортепиано партиясен Ирина Григорьева башкарачак.
Бу кичтә шулай ук әдәби уеннар, викториналар, Пушкин шигырьләрен уку планлаштырылган. Туташлар өчен дресс-код – матур күлмәкләр, уңайлы түбән үкчәле аяк киеме.
Адрес: Горький урамы, 25/28. Теркәлү өчен телефон: +7(843)236-13-22. Бәясе турында мәгълүмат.
«Пушкин-фест» рус мәдәнияте фестивале (0+)
6-нчы июньдә 9:00 сәгатьтә Пушкин һәйкәле янында
9:00 сәгатьтән 10:15 сәгатькә кадәр Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында А.С.Пушкин һәйкәле янында шигърият бәйрәме узачак. Шулай ук чәчәкләр салу да булачак. Чаралар Александр Пушкинның тууына 222 ел тулуга һәм Халыкара рус теле көненә багышланган.
Адресы: Ирек мәйданы, 2. Керү ирекле.
«Ислам нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе (16+)
7-нче июньгә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә
Күргәзмә үзендә берничә экспозицияне берләштерәчәк: рухи-агарту юнәлеше, «Мөселман модасы», «Хәләл» стандартлары буенча продукция, «Осталар шәһәре» декоратив-гамәли иҗаты һәм халык кәсепләре, «Шәрык кылычы» сугыш һәм салкын корал.
Чара кысаларында конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр (танылган лекторлар ислам бизнесы өлкәсендәге актуаль сорауларга җавап бирәчәк), танып-белү очрашулары һәм әңгәмәләр, Коръән сүрәләрен уку, иҗади мастер-класслар, сугыш сәнгатенә ия булган осталар чыгышы, мөселман гастрономия фестивале узачак.
Адрес: Оренбург тракты, 8 (1 нче павильон, 9, 10, 11 нче павильон). Эш режимы: 4, 5, 6-нчы июньдә – 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, 7-нче июньдә – 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр. Күргәзмәгә керү ирекле, эшлекле программа чараларына теркәлү.