Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2025, 17:32

Аферистлар үзләрен Казан пенсионерының элеккеге җитәкчелеге буларак тәкъдим иткән һәм аның 350 мең сум акчасын урлаган

Полиция хезмәткәрләре мошенникларның курьерын тоткарлаган

Казаннан пенсионер хатын мошенникларның хәйләләренә эләккән һәм 350 мең сум акчасын югалткан. «Савиново» полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре аферистлар курьеры булган җинаятьтәшләрнең берсен тоткарлаган.

73 яшьлек зыян күрүче сүзләренчә, аңа элеккеге җитәкче исеменнән мәгълүмат җибәргәннәр, анда хатын-кыз белән эчке куркынычсызлык буенча белгеч элемтәгә керәчәк, дип хәбәр ителгән. «Җитәкче» үтенече буенча пенсионер аның берничә соравына җавап бирергә тиеш була.

Шуннан соң хатынга ят кеше шалтыраткан һәм болай дип сөйләгән: мошенниклар аның счетыннан акча урларга маташалар. Моны булдырмас өчен пенсионер хатынга акчаларын «куркынычсыз счетларга» күчерергә кирәк. Инструкция буенча, ул билгесез ир-атка 350 мең сум җибәргән. Соңрак зыян күрүче алдау корбаны булуын аңлаган һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә мошенниклар курьерының шәхесен ачыклаган һәм аны яшәү урыны буенча тоткарлаган. Ул 50 яшьлек ир-ат булып чыга, үз гаебен таный.

РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында шикләнелүче читкә китмәү турында подписка астында булачак, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар