Билгесез хатын-кызга өшкерүне сорап мөрәҗәгать итеп, Казаннан 70 яшьлек пенсионер 1 миллион сум югалткан. Хәзерге вакытта аферачы сак астына алынган. Свердловск өлкәсендә яшәүче хатынга РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе, «Мошенниклык» буенча җинаять кылуда гаепләү белдерелгән.
Зыян күрүче сүзләренчә, ул өшкерүче турында белдерү тапкан һәм күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга булган. Аңа билгесез бер хатын җавап биргән, ул үзен дәвалаучы дип таныштырган. Җинаятьче авыруны дәвалауда ярдәм итәргә, шулай ук булган бозыкны бетерергә вәгъдә иткән. Мәсәлән, аферачы берничә сеанс уздырган, алар барышында акча гына түгел, «чистарыну йоласы» өчен алтын да сораган.
Казанда яшәүче хатын-кыз «дәвалаучы»ның банк картасына 400 мең сумга якын акча күчергән һәм үзенең кыйммәтле әйберләрен биргән. Мошенник хатын пенсионер хатынның мөлкәтен алган һәм элемтәгә чыгудан туктаган. Алдау корбаны булуын аңлап, өлкән яшьтәге хатын полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре җинаять кылганнан соң ук шикләнелүче туган ягына кайтып киткәнлеген һәм ТР башкаласына бер айдан соң гына кайтканын билгеләгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең «Ямашев» полиция бүлегенең җинаять эзләү хезмәткәрләре Свердловск өлкәсендә яшәүче 56 яшьлек хатын-кызны Казан-2 тимер юлы вокзалында тоткарлаган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Элегрәк хатын-кызны мошенниклык өчен берничә тапкыр хөкем иткән булганнар инде.
Идарә тармагында шикләнелүче хатынның гамәлләреннән зыян күрүчеләрне «Ямашев» полиция бүлегенә, Ямашев проспектындагы 63а номерлы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Шулай ук дежур частьнең +7(843)294-55-52 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.