В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы көненә багышланган акция 24 августта үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Иртәгә, 24 августта, казанлылар бушлай юридик ярдәм ала алалар. Җиңү пр., 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә үтәчәк акция Татарстан Республикасы көненә багышлана һәм ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Казанлылар сорауларына адвокатлар һәм нотариуслар, шулай ук ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге, Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча Россия федераль салым хезмәте идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Прокуратурасы кебек учреждениеләр һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирәчәк.
Консультация сәүдә үзәгенең беренче катында 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак. Тулырак мәгълүмат белән (843) 292-26-96 телефоны аша танышырга мөмкин.