ТР Хәзерге заман сәнгате галереясендә AES+F Мәскәү арт-төркеменең асты өскә килгән дөньясын тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь, Алинә Бережная). ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Inverso Mundus» («Асты өскә килгән дәнья») Мәскәү AES+F арт-төркеме күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә видеоинсталляция, абсурд социаль утопияләр фотографияләре тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә кичә беренчеләрдән булып шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары булды.
«Без кешеләрне фикерләргә этәрәбез, без үзебезчә күргән дөнья турында сөйлибез. Һәркем биредә үз интерпретацияләрен таба ала», - дип сыйфатлый «Inverso Mundus» күргәзмәсен аның уйлап табучысы Евгений Святский.
Күргәзмә дөньяның сәерлегеннән көлә торган үзенчәлекле ирониядән гыйбарәт 12 иллюзионистик фотосурәттән һәм видеоинсталяциядән тора. Биредә киндерләрдә ит бүлүчене эшкәртүче дуңгызлар, рингта балалар белән картлар һәм байларга хәер өләшүче хәерчеләр сурәтләнгән. Һәр эш туктап уйланырга мәҗбүр итә.
«Нәфис дөреслек чынбарлыктагы дөреслеккә караганда күпкә үткенрәк. Без дөньяда барган процессларның мәгънәсезлеген күрсәтәбез. Әйе, безнең барлык образлар да метафорик, әмма бу безне әйләндереп алган чынбарлык», - дип шәрехләде Е.Святский.
Проектта барлыгы 57 модель җәлеп ителгән, аларның бер өлеше профессиональ. AES+F арт-төркеме фотографы Владимир Фридкес сүзләренә караганда, актерларның һәркайсы җентекләп сайлап алынган, модельләрне сайлаганда тышкы мәгълүматлар, барыннан да элек, ачык йөз үзенчәлекләре исәпкә алынган. «Без актерлардан ниндидер роль башкаруларын сорамадык, алар үзләре булып калырга тиеш иде. Кино төшерү вакытында да парларны үзара алыштырырга туры килде, чөнки кайберәүләр бер-берсе белән гармония тудырмый иде», - дип сөйләде В.Фридкес.
Фотосессия барышында модельләр торыш, кыяфәтләрен алыштырган, бер секунд эчендә фотоаппарат 20-ләп фотосурәт теркәгән, нәтиҗәдә алардан видеорәт барлыкка килгән. Шулай итеп, күргәзмәгә килүчеләр видеоинсталяция дә, графика кулланылган фотоэшләр дә күрә алачак.
«Inverso Mundus» күргәзмәсе беренче тапкыр 2015 елда Венеция биенналесында тәкъдим ителде. Соңрак ул Стамбул, Париж, Мадрид, Берлин һәм башка дөньякүләм үзәкләрдә күрсәтелде.
Казанда күргәзмә август ахырына кадәр дәвам итәчәк.