В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документлар комплектлары республика почта элемтәсенең теләсә-кайсы бүлегендә кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Татарстан югары уку йортларында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Килеп туган эпидемиологик вәзгыять шартларында абитуриентлар документларны сайланган уку йортларына почта аша җибәрә ала.
Моны «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе почта элемтәсенең теләсә кайсы бүлегендә эшләргә мөмкин - заказлы хат яки бандероль белән, дип хәбәр иттеләр компаниядә.
Почта хезмәткәрләре көн саен абитуриентлардан уку йортларына хатлар китерә, мондый юлламаларга аеруча игътибар итәләр. Документлар адресатларга вакытында китерелсен өчен, җибәрүчеләрдән кагыйдәләрне үтәүләрен сорыйлар: документларны югары уку йорты билгеләгән тапшыру срокларын исәпкә алып алдан җибәрергә (Россия буенча язма корреспонденцияне илтеп җиткерүнең контроль срокларын сайтта белергә мөмкин); билгеләү урынының дөрес индексын күрсәтеп, адреслы юлларны дөрес тутырырга (алучының адресы конвертның аскы уң почмагындагы юлларда, җибәрүченең адресы - сул өске каттагы юлларда). Җибәрүчегә үз адресын тулысынча күрсәтү яхшырак (бу документларны алучының адресы дөрес күрсәтелмәгән очракта, кире кайтырга ярдәм итәчәк); квитанцияне сакларга (трек-номер хатны күзәтү өчен кирәк булачак) кирәк.
Моннан тыш, документларны югары уку йортларына тиз җибәрү өчен, абитуриентлар EMS экспресс-җибәрүдән файдалана ала. Курьер хатны ала һәм адресатка илтеп тапшыра. Экспресс-юллама теркәлү аша эшләнә, аны илтү һәм тапшыруны шулай ук трек-номер буенча күзәтергә мөмкин.