В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инвалид балалары булган гаиләләр өчен Казанда «Уңайлы Казан» чат-боты, кайнар линия эшләтеп җибәрелде, спорт комплекслары яңадан җиһазландырылды һәм файдалану мөмкинлеге картасы булдырылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Екатерина Виславская). Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм өлкәннәр һәвәскәр һәм хәтта профессиональ спорт белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар тудырыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, август башыннан, уңайлы мохит таләпләрен исәпкә алып, яңадан җиһазландырылган учреждениеләргә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр 1,4 мең тапкыр килгән, шул ук вакытта спорт объектлары теләге булганнарны 2-3 тапкырга күбрәк кабул итә ала. Җурналистларга бүген кайнар линия, чат-бот, файдалану мөмкинлеге картасы һәм башка мөмкинлекләр турында сөйләделәр.
Инвалидларның барлык категорияләре өчен 7 муниципаль спорт объекты эшли
2011 елдан 2019 елга кадәр «Уңайлы мохит» программасы кысаларында Казанда 10 муниципаль спорт объекты яңадан җиһазландырылган: керү төркемнәре киңәйтелгән, лифтлар, пандуслар, бассейннар өчен күтәргечләр, тактиль плиткалар, Брайль шрифты белән таблицалар урнаштырылган. Бу юнәлештә шәһәр вакытны узып китте, чөнки мондый таләпләр норматив документларда 2015 елда гына беркетелгән иде.
Хәзер яңа спорт учреждениеләрен капиталь ремонтлаганда һәм төзегәндә уңайлы мохит булдыру баштан ук күздә тотыла. Совет чорында төзелгән объектлар әлегә проблемалы булып кала, дип билгеләп үтте Альберт Салихов, бу юнәлештә эш алып барыла, дип өстәде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча, бу елның июлендә белгечләр инвалид балаларның ата-аналары, район администрацияләре һәм «Игелекле Казан» проекты вәкилләре белән берлектә шәһәрнең барлык 37 спорт объектын йөреп чыктылар һәм аларның сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен үтемлелеген тикшерделәр. Нәтиҗәдә эш өчен кыйммәтле мәгълүмат җыелды.
«Боларның барысы да хәл ителә, иң мөһиме, без моны эшләүгә тотындык, – диде ул, шәһәрнең Спорт комитетына актив эшләре өчен рәхмәт белдереп. – Алар бу проблема белән чын-чынлап кызыксынды».
Сәламәтлек мөмкинекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр 15 спорт объектында бушлай шөгыльләнә ала
Алынган мәгълүматларны исәпкә алып, сәламәтлек мөмкинекләре чикле булган затларга түләүсез нигездә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү расписаниесе төзелде, һәм 1-нче августтан 6 муниципаль объект йөзү, флорбол, мини-футбол, иппотерапия, дәвалау физкультурасы кебек юнәлешләр буенча тренировкалар үткәрә башлады. 1-нче сентябрьдән эшкә тагын 9 объект кушылды, димәк, хәзер 15 объект сәламәтлек мөмкинекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен түләүсез нигездә хезмәт күрсәтә.
Кире элемтә, өстәмә мәгълүмат алу һәм, гомумән, Казанның Физик культура һәм спорт комитеты базасында эшне системага салу өчен телефон номеры: +7(843)292-61-29. Ул эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Спорт объектлары турында мәгълүмат шулай ук комитет битендә KZN.RU порталында тиешле бүлекләрдә урнаштырылган.
Далия Гайнанова фикеренчә, спорт сәламәтлек мөмкинекләре чикле булган балаларга һәм яшүсмерләргә тормыш өчен кирәк. «Казан Мэрының сәламәтлек мөмкинекләре чикле булган балаларның ата-аналары белән очрашуында июнь аенда балалар спорт белән өстәмә белем бирү сыйфатында шөгыльләнә алсын, йә мәктәптән соң иппотерапия, йөзү, үз сәламәтлекләрен ныгыта алсын дигән мәсьәлә күтәрелгән иде», – дип искәртте Казан шәһәр Думасы депутаты.
Казан муниципаль учреждениеләрендә спорт белән инвалид балалар гына шөгыльләнә ала дигән сүз түгел. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин «Спорт – бердәм киңлек» проекты турында сөйләде, аның кысаларында түләүле хезмәтләргә ташламалар бирү өчен гражданнар категорияләре беркетелгән. Алар – I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, инвалидларны озата баручы затлар, ата-анасы инвалид булган балалар.
Альберт Салихов ачыклык керткәнчә, өлкәннәр өчен дәресләр җәдвәле шулай ук комитет битендә урнаштырылган, ә ул туры килмәгәннәр өчен проект кысаларында ташламалы йөрү мөмкинлеге каралган. Шунда ук шикаятьләр һәм тәкъдимнәр кабул ителә.
Сәламәтлек мөмкинекләре чикле булган кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган объектлар турында мәгълүмат күбрәк булсын өчен, алар турындагы мәгълүматлар «Яндекс.Карта» һәм 2gis ка кертелә. Шулай итеп, казанлылар билгеләнгән пунктта шартлар бармы-юкмы икәнен алдан белә һәм үз маршрутын төзи алачак.
Шулай ук мәгълүмат «Игелекле Казан» проекты мәйданчыкларында урнаштырылачак. Монда сүз тирәлекнең уңайлылыгы турында гына түгел, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә кайда һәм ничек ярдәм итә торган проблемалар туган очракта кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеге турында да барачак.
Моннан тыш, элек «Уңайлы Казан» телеграм-боты булдырылган иде, аның ярдәмендә шәһәр халкы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен авыр булган урыннар турында хәбәр итә ала.