Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.04.2019, 08:02

А.Песошин: «WorldSkills-2019 чемпионатын югары дәрәҗәдә оештыру өчен Казанның бөтен инфраструктурасы бар»

Чемпионат бөтен дөньяда һөнәри белем бирүне үстерүгә этәргеч бирәчәк, дип ышана Татарстан Республикасы Премьер-министры.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Казанда WorldSkills-2019 чемпионатын югары дәрәҗәдә оештыру өчен бөтен кирәкле инфраструктура бар. Бу хакта кичә ТР Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45-нче дөнья һөнәри осталык чемпионаты алдыннан чит илләрнең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләрен рәсми кабул итү кысаларында белдерде.

«Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән Казанда WorldSkills-2019 дөнья чемпионатын уздыруга карата күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең өчен мондый масштаблы чараны оештыру - зур дәрәҗә һәм җаваплылык», - диде А.Песошин үз чыгышында.

Ул хәбәр иткәнчә, республикада дөнья чемпионатын үткәрү өчен махсус, барлык халыкара таләпләргә җавап бирә торган «Казан Экспо» күргәзмә үзәге төзелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының бөтен дөньяда һөнәри белем бирү системасы үсешенә яңа этәргеч бирәчәген билгеләп үтте. «Чемпионатның барлык чаралары да иң югары дәрәҗәдә узар, дип ышанам. Казанга рәхим итегез!»- дип өстәде А.Песошин.

Мәскәүдә узган рәсми кабул итү кысаларында чара кунакларына дөнья чемпионаты турында гомуми мәгълүмат тәкъдим иттеләр, шулай ук эшлекле программа структурасы турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия мәгариф министры Ольга Васильева һәм башкалар катнашты.

Барлык яңалыклар