В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкарыла торган эшләр турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.
Фото: ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда юл объектларын төзү барышы белән танышты. Аны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре озата йөрде.
Күчмә киңәшмәдә катнашучылар Несмелов урамыннан Аракчино бистәсенә кадәр участокта Горький Шоссесының дублер автомобиль юлы төзелеше барышын бәяләделәр. Дублер юл Несмелов, Киров дамбасы һәм Клара Цеткин урамнары чатында башлана, аннары Горький тимер юлы буенча дәвам итә.
Соңрак алар Вознесение тракты төзелеше мәйданчыгын карады. Магистраль берничә этапта төзелә. Беренче участок Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр, икенчесе Җиңү проспектыннан М-7 трассасына кадәр уза. Киләчәктә магистральнең гомуми озынлыгы 10 чакрымга якын булачак, Мамадыш трактын һәм өлешчә Оренбург трактын бушатачак, Вознесение, Олы Клыки, Самосырово, Салмачы, Привольный, Вишневка һәм «Весна» торак комплексы халкы өчен транспортта барып җитү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, эшләр график буенча алып барыла, подрядчы бөтен йөкләмәләрен вакытында үти, дип хәбәр итте. «Иң мөһим мәсьәлә – төзүчеләргә эш фронтын әзерләү өчен инженерлык коммуникацияләрен күчерү. Бу, мөгаен, Вознесение тракты төзелеше барышында беренче чират кысаларында башкарасы иң катлаулы һәм җитди өлештер», – диде Игорь Куляжев.
Шулай ук ул, күпер урнаштырырга, юл эшчеләренә пространствоны бушату өчен, хәрәкәтне Гвардия урамына күчерү тагын бер катлаулы бурыч булачак, дип билгеләп үтте. «Җиңү Проспектында хәрәкәт күчерелде инде, күпер төзүгә керештеләр – терәк диварларны һәм формалашып килә торган юлның күчәрен күрергә мөмкин», – дип И.Куляжевның сүзләреннән өземтә китерә ТР Президенты матбугат хезмәте.