Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.08.2019, 11:09

А.Нигъмәтҗанов: «Мәсьәләләрне җентекләбрәк эшләгән саен, алга таба хәрәкәт итү шулкадәр җиңелрәк булачак»

Башкарма комитетта өлеш кертеп башкарылган төзелешнең проблемалы объектлары буенча эшләр барышы турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Алсу Сафина). Бүген Казан Башкарма комитетында атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә өлеш кертеп башкарылган төзелешнең проблемалы объектлары буенча эшләр барышы турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, Четаев урамындагы өченче «Свей» йортының эскиз проекты шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тикшерүгә җибәреләчәк. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, киләсе этапка – эш проектын эшләүгә күчү өчен, документларны оператив рәвештә карарга кушты. Моннан тыш, А.Нигъмәтҗанов Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фондын, «Комосстрой Казан» объектка чыга алсын өчен, «МЧС» торак комплексының икенче йорты буенча эшләрне тизләтергә чакырды.

Киңәшмә Четаев урамындагы өченче «Свей» йорты турында фикер алышудан башланды. Узган атнада экспертиза проблемалы объектның инсоляциясе буенча исәп-хисапларны килештерүе һәм эскиз проектлауның башлануы билгеле булды. Бүген техник-икътисади күрсәткечләр белән эскиз проекты шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тапшырылачак. «Әлеге мәсьәләне оператив рәвештә эшләп бетерүегезне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Азат Нигъмәтҗанов Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкаяга. Ул, үз чиратында, документларның атна дәвамында каралачагын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, проект барлык нормативларга туры килә торган торак йорт төзү өчен кирәк. «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчесенә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзүгә рөхсәт бирелгән, әмма монда фатирлар 9 секцияле 18 катлы торак йорт буларак сатылган. Йортның каркасын салу вакытында төзелешне туктатканнар.

Өченче «Свей» йортында өлеш кертеп фатир алучыларның инициатив төркеме вәкиле Фәнис Шагараев сорауларына җавап биреп, Азат Нигъмәтҗанов хәзерге вакытта проектлаштыру алдыннан әзерлек этабы алып барылуын, проектлаштыруга исә эскиз проекты расланганнан соң тотынырга мөмкин булуын җиткерде. «Барлык мәсьәләләр дә җентекләбрәк эшләнгән саен, алга таба хәрәкәт итү шулкадәр җиңелрәк булачак», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары һәм әзерлек эшләренең шактый тиз баруын да билгеләп үтте.

«Төп мәсьәлә йортның катларында гына түгел, ә ТЭПларда да, – дип өстәде А.Нигъмәтҗанов. - ТЭПлар - йорт урнашкан мәйданчыкны оештыру: яшел зона, парковка урыннары һ.б. булырмы, һәм алар бүгенге нормативларга туры киләме».

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары шулай ук эш проектлары башланыр алдыннан Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды һәм «Бриз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында килешү төзеләчәген, «Альфа-Стройпроект» күппрофильле компаниясе субподрядчы булып чыгыш ясаячагын җиткерде. «Проектлауга кагылмаган сораулар күп, мәсәлән, конструкцияләрнең торышы турында техник бәяләмә, авторлык күзәтчелеге һәм башкалар», - дип билгеләп үтте Азат Нигъмәтҗанов.

«МЧС» торак комплексының икенче йорты буенча эш дәвам итә. Әлеге йортны төзү 2012 елда «Фон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан башланды һәм 2016 ел ахырында тәмамланырга тиеш иде. Тапшыру вакыты берничә тапкыр күчерелде. «Комосстрой Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Космонавтлар урамындагы җир участогы бүлеп бирү хисабына «Б» блогында монолит эшләр башкарырга, шулай ук «А», «А*» һәм «Б*» блок-секцияләрен стилобат өлеш белән төзеп бетерергә ниятли. Азат Нигъмәтҗанов Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фондының башкарма директоры Иван Новиковтан, «Комосстрой Казан» тизрәк төзелеш-монтаж эшләренә керешә алсын өчен, процессны тизләтүләрен сорады.

Чистай урамында 68-нче кварталда «Маг-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте йортында һәм фонның «Молодежный» торак комплексының беренче йортында эшләр дәвам итә.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, төзелеш һәм челтәр оешмалары, шәһәр хезмәтләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казан Башкарма комитетында өлеш кертеп башкарылган төзелеш объектларындагы эш барышы турында фикер алыштылар, 15.08.2019
Видеорепортаж
15.08.2019 11:29
Казан Башкарма комитетында өлеш кертеп башкарылган төзелеш объектларындагы эш барышы турында фикер алыштылар, 15.08.2019
Барлык яңалыклар