В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Мәскәү базары үзенең кунаклары өчен экскурсияләр тәкъдим итә – гид катнашында базар буйлап беренче сәяхәт бу якшәмбегә билгеләнгән. Мондый яңа алым базарга килүчеләргә сәүдә рәтләре, сатучылар һәм мәйданчыктагы ассортимент белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә.
Экскурсияләрне Айгөл исемле гид үткәрә. Ул чарада катнашучыларга базарда иң сыйфатлы азык-төлекне кайдан табу серләрен, товарларны кайтарту һәм ташламалар турында мәгълүмат җиткерәчәк.
Мәскәү базары матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экскурсияләр даими үткәреләчәк. Аларда шәһәр халкы белән бергә, башкала кунаклары да катнаша ала. Беренче экскурсияләр бу атнаның якшәмбесендә 11:00 һәм 13:00 сәгатьтә уздырыла.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Базар тарихы белән танышасым, яңа нокталар ачасым килә, азык-төлекне сайлау буенча киңәшләр кирәк дисәң, әлеге сәяхәт синеке! Әйдә, чарага рәхим ит!