Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2019, 18:13

А.Фәизов: «Яшьләр - шәһәр үсеше өчен төп ресурс, ул нефтьтән дә, акчадан да кыйммәтрәк»

Яшьләр сәясәтенең актуаль мәсьәләләрен Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә күтәрделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казанда эшче яшьләр исәбенә кергән 180 мең кеше яши. Аның вәкилләре белән актив эш шәһәрнең 16 эре предприятиесендә алып барыла, активистларның гомуми саны якынча 1000 кеше тәшкил итә. Яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм яңадан торгызу өчен Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ел саен фрезерчылар һәм токарьлар, электр белән эретеп ябыштыручылар, инженер-технологлар һәм башкалар өчен «һөнәре буенча иң яхшы» конкурсын үткәрә. Ратушада Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә профильле комитет рәисе Айрат Фәизов билгеләп үткәнчә, бу якынлашып килүче WorldSkills дөнья чемпионаты контекстында һәм гомумән алганда да актуаль.

Казан Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның башка илләреннән бик күп яшьләрне үзенә җәлеп итә. Әмма мәктәп яки югары уку йортын тәмамлаганнан соң башкалага китәргә яки бөтенләй илдән чыгып китәргә теләүчеләр проценты югары булып кала бирә. Мондый миграция сәбәпләре арасында А.Фәизов чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыргандагы кыенлыклар, шәһәр мохитенең һәм социаль инфраструктураның уңайлылыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләп үтте. «Шәһәрдә берничә креатив киңлекләр эшли, әмма бу кирәк булган күрсәткечтән күпкә азрак. Әлеге мәйданчыкларны яңадан профильләштерү, ярдәм итү һәм киңәйтү – яшьләр сәясәте инфраструктурасы үсешенең мөһим юнәлеше, чөнки нәкъ менә әлеге мәйданчыкларда актив, креатив, иҗади, талантлы, идеяле яшьләрнең нигезе формалаша, ул алга таба шәһәрнең җәлеп итү имиджын формалаштыра», - дип ассызыклады докладчы.

«Яшьләр - шәһәр үсеше өчен төп ресурс, ул нефтьтән дә, акчадан кыйммәтрәк. Бу ресурсны сакларга һәм аны саклау, арттыру һәм аның сыйфатын үстерү өчен барлык шартларны тудырырга кирәк», - дип белдерде А.Фәизов. Аны Казан Мэры Илсур Метшин да хуплады, әлеге бурыч хакимиятнең барлык органнары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, профприятиеләр һәм бизнес-структуралар алдында тора, дип билгеләп үтте. «Без Казан мәктәпләре һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар шәһәребездә яшәргә, укырга һәм эшләргә теләсеннәр өчен барысын да эшләргә тиеш», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе, 18.04.2019
Видеорепортаж
18.04.2019 13:26
Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә Казанда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Барлык яңалыклар

А.Фәизов: «Яшьләр - шәһәр үсеше өчен төп ресурс, ул нефтьтән дә, акчадан да кыйммәтрәк»

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казанда эшче яшьләр исәбенә кергән 180 мең кеше яши. Аның вәкилләре белән актив эш шәһәрнең 16 эре предприятиесендә алып барыла, активистларның гомуми саны якынча 1000 кеше тәшкил итә. Яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм яңадан торгызу өчен Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ел саен фрезерчылар һәм токарьлар, электр белән эретеп ябыштыручылар, инженер-технологлар һәм башкалар өчен «һөнәре буенча иң яхшы» конкурсын үткәрә. Ратушада Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә профильле комитет рәисе Айрат Фәизов билгеләп үткәнчә, бу якынлашып килүче WorldSkills дөнья чемпионаты контекстында һәм гомумән алганда да актуаль. </p> <p> Казан Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның башка илләреннән бик күп яшьләрне үзенә җәлеп итә. Әмма мәктәп яки югары уку йортын тәмамлаганнан соң башкалага китәргә яки бөтенләй илдән чыгып китәргә теләүчеләр проценты югары булып кала бирә. Мондый миграция сәбәпләре арасында А.Фәизов чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыргандагы кыенлыклар, шәһәр мохитенең һәм социаль инфраструктураның уңайлылыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләп үтте. «Шәһәрдә берничә креатив киңлекләр эшли, әмма бу кирәк булган күрсәткечтән күпкә азрак. Әлеге мәйданчыкларны яңадан профильләштерү, ярдәм итү һәм киңәйтү – яшьләр сәясәте инфраструктурасы үсешенең мөһим юнәлеше, чөнки нәкъ менә әлеге мәйданчыкларда актив, креатив, иҗади, талантлы, идеяле яшьләрнең нигезе формалаша, ул алга таба шәһәрнең җәлеп итү имиджын формалаштыра», - дип ассызыклады докладчы. </p> <p> «Яшьләр - шәһәр үсеше өчен төп ресурс, ул нефтьтән дә, акчадан кыйммәтрәк. Бу ресурсны сакларга һәм аны саклау, арттыру һәм аның сыйфатын үстерү өчен барлык шартларны тудырырга кирәк», - дип белдерде А.Фәизов. Аны Казан Мэры Илсур Метшин да хуплады, әлеге бурыч хакимиятнең барлык органнары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, профприятиеләр һәм бизнес-структуралар алдында тора, дип билгеләп үтте. «Без Казан мәктәпләре һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар шәһәребездә яшәргә, укырга һәм эшләргә теләсеннәр өчен барысын да эшләргә тиеш», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы. </p>