В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4 ай эчендә йөртүчеләре номерларын тәртип бозуларны теркәүдән яшергән 14,8 мең машина ачыкланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль, Екатерина Виславская). 2017 елның 1 сентябреннән Казанның муниципаль парковкаларында контролерлар эшли – алар парковка өчен түләргә теләмичә, дәүләт номерлары яшерелгән машиналарны ачыклыйлар. Бердәм парковка киңлеге эшчәнлеге турында хисап бирү барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде.
Түләүле муниципаль парковкалар зонасы 342 урынлы 16 мәйданчыкка арты. Искәртергә кирәк, парковка өчен түләү – сәгатенә 30-70 сум.
Узган елда муниципаль паркинг 1811 урынлы 58 мәйданчыктан торган. Парковка өчен түләүдән 2017 елда шәһәр бюджетына 33,5 млн сум, ә салынган штрафлардан 59,9 млн сум кергән.
“Без парковкаларны нәкъ менә кирәкле урыннарда урнаштырабыз. Элек ул урыннарда машиналарны 3-4 рәткә куялар иде. Парковкалар ясагач, тәртип һәм буш урыннар барлыкка килде, - дип билгеләп үтте А.Габделхаков. – Ләкин күбесе машиналарны куярга ярамаган урыннарда калдыра. Әлеге сорау буенча без ЮХИДИ белән эшлибез. Күп кенә машиналарның номерлары “ябылган”. Узган елның сентябреннән урамнарда 4 контролер эшли. 4 ай эчендә алар 14 мең 800 шундый номер ачыклады”.