Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2018, 18:56

Республиканың югары һәм урта махсус уку йортларының 983 вәкиле Казанда VIII Студентлар конгрессында очрашты

Пленар утырышта ТР Президенты Р.Миңнеханов, Казан Мэры И.Метшин һ.б. катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). VIII Татарстан студентлары конгрессы утырышында 983 делегат – республиканың югары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре катнашты. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узган пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.

Утырыш башланганчы ТР Президентына Студентлар лигасы проектлары турында сөйләделәр: Студенларның мәгариф форумы, “Халыклар дуслыгы” спартакиадасы, “Татарстан Республикасының Студентлар язы” һ.б.

Чыгышы барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың киләчәге актив яшь белгечләрдән тора. “Бу матур сүзләр генә түгел. Дүртенче технологик революция турында сөйләсәк, берничә ел элек кенә әле аңа кадәр ерак, дип уйлый идек. Ә бүген ясалма интеллект, блокчейн инде чынбарлык һәм аларны сезнең кебек яшь алга киткән карашлы яшьләр генә аңлый ала”, - дип мөрәҗәгать итте ул студентларга.

ТР Президенты искәртеп үткәнчә, моңа кадәр кабул ителгән Стратегия-2030 кеше капиталын Татарстанның төп байлыгы буларак билгели. “Сездә булган белемнәр һәм күнекмәләр, лидерлык сыйфатлары республикабызга Россиянең алдынгы төбәге булып калырга ярдәм итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты ассызыклап үткәнчә, соңгы елларда күп төрле әһәмиятле вакыйгалар үтте. Алар ярдәмендә Казан дөньяда танылды: Татарстан башкаласының 1000 еллыгы, Универсиада-2013, су спорт төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионаты, бу елның июнендә Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты старт ала. “15-20 ел элек мондый дәрәҗәдәге чаралар бездә узар, дип күз алдына да китерми идек”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Ул шулай ук республикада барган югары мәгърифәти нигез таләп иткән башка глобаль үзгәрешләр турында әйтеп үтте. “Сез югары уку йортларыбызның көчле вәкилләре булып торасыз”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар