Гаиләләр мондый җыелмаларны ике ай дәвамында ике атнага бер тапкыр алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Казан районнары администрацияләре һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләренең бер өлеше, бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан, көчәйтелгән эш режимына күчкән. Йөкләнеш үзизоляция режимында булган мохтаҗ казанлыларга азык-төлек ярдәмен оештыру белән бәйле рәвештә арткан. Азык-төлек җыелмалары казанлылар фатирларына турыдан-туры китерелә. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин уздырган коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында билгеле булды.
«Ярдәм янәшә» республика акциясе кысаларында 12 килограмм авырлыктагы азык-төлек җыелмалары 9635 гаиләгә бирелде. Аерым алганда, ата-аналары кризистан аеруча зыян күргән өлкәләрдә үзмәшгуль яисә индивидуаль эшкуарлар булган балаларга адресланган 515 азык-төлек җыелмасы бирелгән. Барлыгы 14438 мохтаҗ гаилә ярдәм алачак, якын көннәрдә беренче партиянең калган җыелмаларын илтеп тапшыру тәмамланачак, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарату карарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. «Бәхетле» компаниясе тарафыннан оештырылган беренче азык-төлек җыелмасына карабодай ярмасы, токмач, куертылган сөт, алма нектары, кара чәй, үсемлек мае, пешерелгән сыер ите, вафли, шикәр комы, бодай оны, сушки, конфетлар һәм яшел борчак керә. Бер тартманың бәясе 1200 сумга якын. Гаиләләр мондый җыелмаларны ике ай дәвамында ике атнага бер тапкыр алачак.
Моннан тыш, якын көннәрдә «Магнит» кибетләр челтәренең хәйрия акциясе башланачак, ул составында дүрт бала булган 2000 күп балалы гаиләгә азык-төлек җыелмалары бирү карарын кабул итте. Мохтаҗларның исемлекләре социаль яклау бүлекләре тарафыннан формалаштырыла.
Бу көннәрдә параллель рәвештә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре, азык-төлек җыелмалары, шәһәр һәм республика җитәкчелегеннән котлау открыткалары, шулай ук Казан ветераннарына сугыш еллары җырлары белән дисклар тапшыру төгәлләнә. Медальләрне сугышта катнашучы 8655 кеше һәм тыл хезмәтчәне алачак.
Рөстәм Гафаров беренче май бәйрәмнәрендә өлкән яшьтәге казанлылардан волонтерлар шәһәр штабына килгән гаризалар санының кимүен билгеләп үтте. Кичә азык-төлек һәм дарулар китерүне сорап 56 кеше мөрәҗәгать итте.
Шулай ук «Бәхетле» һәм KazanExpressтан азык-төлек җыелмаларын таратуда катнашкан волонтерлар өлкәннәр һәм мохтаҗлар янына 7088 тапкыр барып кайткан.