В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы 50 мең сум тәшкил иткән
Фото: Марат Мөгыйнов
Истәлекле дата – Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулу – 27 нче гыйнварда билгеләп үтелә, әмма ветераннарга акчалар Яңа елга кадәр күчерелде, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.
Түләүне, беренче чиратта, банклар аша күчерәләр, почта бүлекчәләре аша тапшыру декабрь ахырына кадәр дәвам итте. Акчалар декабрь өчен пенсия белән бергә күчерелгән, нәтиҗәдә барлык ветераннар юбилей түләүләре алган.
Социаль Фонд Россия, Абхазия, Көньяк Осетия, Приднестровье һәм Балтыйк буе илләрендә яшәүче 56 мең ветеран-блокадачыга акча җибәргән.
Ленинград блокадасы 872 көн дәвам итә – 1941 елның 8 нче сентябреннән 1944 елның 27 нче гыйнварына кадәр – һәм Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацист Германиянең иң куркыныч җинаятьләренең берсе була.