В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 98 кеше савыкты.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында 2 кеше балигъ булмаган, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 8 кеше, 24 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 14 кеше - 50 дән 60 яшькә кадәр, 27 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 8 кеше - 70 тән 80 яшькә кадәр, 9 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, 2 кеше - 90 яшьтән өлкәнрәк.
64 кеше - Казанда, 8 кеше - Яр Чаллыда, 3 кеше - Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында, икешәр кеше - Зеленодольск, Лениногорск, Саба, Тәтеш районнарында, берәр кеше - Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Нурлат, Тукай районнарында яши.
11-нче декабрьгә Татарстанда 11 мең 323 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 9922 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 98 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 28 мең 585 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 597 мең 711 кеше авырган, 2 млн 59 мең 840 кеше сәламәтләнгән, 45 мең 893 кеше үлгән.