В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
209 кеше донор булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). 14-нче февральдә Республика кан үзәгендә «Донорлардан мәхәббәт белән!» дигән хәйрия акциясе узды, аңа 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә кушыла алды. Нәтиҗәдә, акциядә шәһәрнең 209 кешесе катнашты, алар 94 литр кан тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, «Донорлардан мәхәббәт белән» акциясе Казанда икенче тапкыр узды. Узган ел бу көнне кан банкы 97 литрга тулыланган иде.
Акциянең оештыручысы буларак DonorSearch.org проекты белән берлектә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы чыгыш ясый. Хәйрия чарасы Президент грантлары фонды ярдәме белән үткәрелә.